2026 елның ноябрендә татарстанлылар, башка россиялеләргә караганда, бер көнгә күбрәк ял итәчәкләр
Федераль календарь нигезендә, ноябрьдә 20 эш көне һәм 10 ял көне булачак, шуларның тугызы шимбә һәм якшәмбегә туры килә. Моннан тыш, 4 ноябрь ял көне булачак, чөнки бу датада Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә.
Шулай ук татарстанлылар 6 ноябрьдә дә ял итәчәкләр, чөнки республикада бу көнне ТР Конституциясе көне билгеләп үтелә. Шул рәвешле, төбәк халкы ноябрьдә 11 көн ял итәчәк.
Моннан тыш, 3 һәм 5 ноябрь көннәрендә бәйрәмнәр алдыннан эш көннәре бер сәгатькә кыскартылачак.
Чыганак: Татар-информ
Нет комментариев