Түләү күләме 1 млн сум тәшкил итә
Быел Татарстанда 50 мәдәният хезмәткәре «Земство мәдәният хезмәткәре» программасы буенча бер мәртәбә бирелә торган түләү алачак. Белгечләр республиканың халык саны 50 меңгә кадәр булган торак пунктларына күчә алачак, дип хәбәр итә ТР Финанс министрлыгы.
Түләү күләме 1 млн сум тәшкил итә. Аны белгечләр торак сатып алуга яки төзекләндерүгә, яисә яңа урынга күченү белән бәйле башка максатларга тотарга мөмкин.
Программаны гамәлгә ашыруга быел 50 млн сум каралган. Шуның 27 млн сумы федераль бюджеттан киләчәк, тагын 23 млн сум Татарстан бюджетыннан биреләчәк.
«Земство мәдәният хезмәткәре» программасы Россиядә 2025 елда РФ Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшли башлады. Программада катнашучыларга авылларга, поселокларга һәм кече шәһәрләргә эшкә күченгәндә бер тапкыр бирелә торган түләүләр бирелә.
Чыганак: Татар-информ
Нет комментариев