Суд утырышында ир-ат үзенең гаебен таныган һәм үкенүен белдергән
ТРның Чистай суд районы буенча 1нче номерлы участокның җәмәгать судьясы наркотик исереклеге хәлендә булган чистайлыга административ арест билгеләгән.
2026 елның 21 сентябрендә оператив-эзләү чаралары барышында ир-атта исереклек чалымнары күрәләр: аңардан алкоголь исе килмәсә дә, күз карасының киңәюе, тән тиресенең кисәк үзгәрүе күзәтелә. Бу наркотик кулланган дип шикләнергә җирлек тудырган. Яхшылап тикшерү өчен тоткарланган кешене Чистай үзәк дәваханәсенә китерәләр, анда сидегенә химик-токсикологик тикшерү үткәрәләр һәм наркотик кулланганын ачыклыйлар.
Суд утырышында әлеге ир-ат үз гаебен таныды һәм бу гамәле өчен үкенүен белдерде. Суд аңа 10 тәүлеккә административ арест төрендә җәза билгеләде. Моңардан тыш, ул бер ай дәвамында, әлеге карар үз көченә кергәннән соң, диагностика һәм профилактик чараларны үтәү өчен Чистай үзәк дәваханәсенә мөрәҗәгать итәргә тиеш, ә бик кирәк булганда – дәвалау һәм тернәкләндерү үткәреләчәк.
Карар закон көченә кермәде һәм процесста катнашучылар тарафыннан дәгъва белдерелергә мөмкин.
Нет комментариев