Җәмгыять

Татарстанда «Ел студенты» премиясенә гаризалар кабул итү башланды

Гаризалар 25 октябрьгә кадәр кабул ителә

Татарстан студентлары ел саен үткәрелә торган «Ел студенты» премиясе өчен көрәшә ала. Гаризалар 25 октябрьгә кадәр кабул ителә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Студентлар лигасы президенты Шамил Якупов хәбәр итте.

 

Конкурста барлыгы 20 – тугыз шәхси һәм 11 коллектив номинация каралган. Җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр алачак. Алар арасында –халыкара стажировка узу мөмкинлеге, партнерлардан акчалата премияләр, ноутбуклар, уку һәм түләүле сәфәрләр.

 

Республикада көллиятләр һәм башка урта һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары өчен 2016 елдан аерым премия – «Ел казанышы» үткәрелә.

 

Быел оештыручылар шулай ук яңа номинация – «Елның студентлар үзидарәсе остазы» өстәделәр. Ул студентлар белән тәрбия эше белән шөгыльләнүче кураторлар өчен билгеләнгән.

Чыганак: Татар-информ


Нет комментариев