Кунакларны милиция тарихы музеенда бүлек хезмәткәрләре һәм Эчке эшләр министрлыгы бүлеге каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары каршы алды
Чистай полициясе бүлегендә Луч мәктәбе укучылары өчен ачык ишекләр көне үтте. Кунакларны милиция тарихы музеенда бүлек хезмәткәрләре һәм Эчке эшләр министрлыгы бүлеге каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары һәм бүлек хезмәткәрләре каршы алды.
Укучыларга әлеге хезмәтнең революциядән алып бүгенге көнгә кадәр үсеше, милиционерларның Бөек Ватан, Әфнганстан, Төньяк Кавказдагы сугыш еллары вакытындагы эшләре турында сөйләделәр.
Полицейскийлар укучыларга административ һәм җинаять җаваплылыгы турында аңлатттылар, юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерделәр, шулай ук профориентлашу – Эчке эшләр министрлыгы системасындагы уку йортларына укырга керү турында әңгәмә үткәрделәр. Шулай ук укучылар бронжилетны һәм касканы киеп карадылар.
Әлеге очрашу кинолог чыгышы белән тәмамланды: ул хезмәтче этләрнең ничек итеп шикләнелүчеләрне һәм тыелган әйберләрне эзләргә ярдәм итүләрен күрсәтте.
Мондый экскурсияләр укучыларга полиция эшен ничек итеп якыннанрак белергә һәм һөнәр сайлауда уйланырга ярдәм итә.
Нет комментариев