Үз стажыңны ничек расларга, пенсия тупланмаларын ничек алырга?
Җәмгыять

Үз стажыңны ничек расларга, пенсия тупланмаларын ничек алырга?

Пенсия белән тәэмин итү буенча сорауларга Россия Пенсия фондының Чистай шәһәре, Чистай һәм Яңа Чишмә районнары буенча идарәсе белгечләре җавап бирә.

СОЦИАЛЬ ХЕЗМӘТЛӘР ҖЫЕЛМАСЫ
Социаль хезмәтләр җыелмасын тәкъдим итү буенча сорауларга идарәнең социаль түләүләр бүлеге начальнигы Ирина Ерошина җавап бирә.
– Мин – лаеклы ялда, Россия Федерациясе хезмәт ветераны. Россия Пенсия фонды линиясе буенча миңа нинди түләүләр каралган?
– Хезмәт ветераннарына (Россия Федерациясе һәм субъектның) ташламалар тәкъдим итү халыкны социаль яклау органнары карамагына керә.
Пенсия фонды органнарына килгәндә, алар Бөек Ватан сугышы инвалидлары, ветераннары һәм анда катнашучылар, беренче – өченче төркем инвалидлар, шул исәптән инвалид балалар, фашизмның элеккеге балигъ булмаган тоткыннары, радиация аварияләре һәм атом-төш сынаулары аркасында радиация йогынтысына дучар ителгән гражданнарны да кертеп, айлык акчалата түләүләрне гамәлгә ашыра.
Ай саен бирелә торган акчалата түләүләрне билгеләгәндә гражданин бушлай дарулар, санатор-курорт дәвалануга юлламалар яки шәһәр яны тимер юл транспортында бушлай йөрү кебек социаль хезмәтләр җыелмасын алырга хокуклы. Теге яки бу хезмәт күрсәтү кирәклеген бәяләп, сез агымдагы елның 1 октябренә кадәр барлык социаль хезмәтләр җыелмасын алу ысулын да, аның теләсә кайсы өлешен дә үзгәртә аласыз. Тиешле гариза җибәреп, үз карарыгызны расларга кирәк. Моны Пенсия фондының территориаль органына шәхсән мөрәҗәгать итеп, шулай ук Россия Пенсия фонды сайтында шәхси кабинет аша эшләргә була. Киләсе елның 1 гыйнварыннан сез бирелгән гариза нигезендә акчалата компенсация алачаксыз.
– Узган елны мин социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тарттым, ташламалар урынына акча алам. Быел кабат гариза язарга кирәкме?
– Юк, әгәр сез элеккечә үк акчалата компенсация алырга теләсәгез, берни дә  эшләргә кирәк түгел. Нәрсә дә булса үзгәртергә теләгәнче, гариза гамәлдә булачак.
ПЕНСИЯ ТУПЛАНМАЛАРЫ
2019 елда пенсия тупланмаларын формалаштыруга закон тарафыннан игълан ителгән мораторий гамәлдә булуын дәвам итә. Бу пенсияләрне арттырмау һәм пенсия тупланмаларын тартып алу дигән сүз түгел. Пенсия тупланмаларын формалаштыруга мораторий пенсиянең тупланма өлешенә китә алырлык иминият кертемнәренең 6 проценты иминият пенсиясен формалаштыруга юнәлдерелә дигән сүз. Шулай итеп, теләсә нинди очракта да эш бирүче тарафыннан гражданин өчен түләнгән барлык иминият кертемнәре пенсия формалаштыруда тулы күләмдә катнаша. 
Пенсия тупланмалары буенча сорау­ларга идарә начальнигы Надежда Сергеева җавап бирә.
– Җыелган пенсияне вакытыннан алда алырга мөмкинме?
– 2019 елда гамәлдә булган законнар буенча шәхси счетта җыелган акча – мәҗбүри пенсия иминияте буенча түләүнең берникадәр өлеше. Ул кеше пенсия яшенә җиткәч кенә иминият очрагында түләнә. 
Башка категориядәге затларның (вакытыннан алда, ташламалы һәм башкалар) пенсиягә чыгуы да иминият очрагы булып тора. Ташламаларга ия булучыларга төньяк халкы, медицина хезмәткәрләре, тимер юлда эшләүчеләр, укытучылар, геологлар һәм законда каралган башка затлар керә. Үз теләгең белән шәхси счетта тупланган акчаларны алу мөмкин түгел.
– Май аенда миңа 55 яшь тула. Мин үземнең пенсия тупланмаларымны алу хокукына ия буламмы әллә аларны алу өчен 55 яшь тулгач, 6 айдан соң гына мөрәҗәгать итәргә кирәкме?
– Кабул ителгән закон нигезендә, тупланма пенсия алу хокукына иминиятләнгән затлар: 60 яшькә җиткән ир-атлар һәм 55 яшькә җиткән хатын-кызлар ия. Бу хокук 2018 елның 31 декабре торышына, «Иминият пенсияләре турында»гы Федераль законда каралган картлык буенча иминият пенсиясен билгеләү өчен шартлар үтәлгән очракта, ягъни кирәкле иминият стажы һәм (яки) тиешле эш төрләре буенча стаж һәм индивидуаль пенсия коэффициентының билгеләнгән күләме булганда барлыкка килә.
– Пенсия тупланмаларының бөтен суммасын берьюлы ничек алырга?
– Пенсия тупланмалары акчасын 55 яшькә җиткән (хатын-кызлар) һәм 60 яшькә җиткән (ир-атлар) 1-3 төркем инвалидлар; теркәлгән түләүне исәпкә алып, тупланган акча суммасы иминият пенсиясе күләменнән 5 проценттан артмаган пенсионерлар; яшь буенча пенсионерлар, шул исәптән иминият пенсиясен вакытыннан алда алган кешеләрне дә кертеп; яшь буенча пенсия билгеләү өчен пенсия баллары һәм эш стажы җитәрлек булмаган социаль пенсия алучылар; туендыручысын югалткан пенсия алучылар (55 яшьтән узган хатын-кызлар, 60 яшьтән узган ир-атлар); пенсиянең тупланма өлешен алмаган үлгән кешенең якын туганнары, әгәр алар Россия Пенсия фондына үлгән көннән 6 ай эчендә мөрәҗәгать иткән булсалар.
СТАЖНЫ РАСЛАУ
Еш кына яшь буенча пенсиягә чыккан кешеләр эш стажын раслау проб­лемасы белән очрашалар. 
Шушы проблема борчыганнарның сорауларына пенсияне билгеләү һәм яңадан исәпләү бүлеге начальнигы Людмила Ларионова җавап бирә.
– Янгын вакытында барлык документларым, шул исәптән хезмәт кенәгәсе янды. Миңа үз стажымны ничек расларга?
– Пенсия законнары буенча гражданны мәҗбүри пенсия иминияте системасында теркәгәнче (1998 елның 1 гыйнварына кадәр) хезмәт килешүе буенча эшләү вакытын раслаучы төп документ булып хезмәт кенәгәсе тора. Әгәр анда барлык язмалар дөрес рәсмиләштерелгән булса, гадәттә, бернинди проблема да килеп чыкмый. Әгәр эш турындагы документлар табигый бәла-казалар (җир тетрәү, су басу, ураган, янгын һәм башка сәбәпләр) белән бәйле рәвештә юкка чыккан булсалар һәм аларны яңадан торгызу мөмкин булмаса, гражданинның 1998 елның 1 гыйнварына кадәр эшләгәнен ике һәм аннан да күбрәк шаһит күрсәтмәләре нигезендә раслап була. 
Эш турындагы документларны саксыз саклау, аңлы рәвештә юкка чыгару һәм хезмәткәр гаебе белән булмаган башка сәбәпләр аркасында югалтканда, эшләү  чоры бер эш бирүчедә бергә эшләү буенча әлеге хезмәткәрне белүче һәм гражданинның эшләвен раслаган чорда үзләренең дә шушы вакытта эшләгәннәре турында документлары булган ике һәм аннан да күбрәк шаһит күрсәтмәләре буенча билгеләнә. Эш характеры шаһитларның күрсәтмәләре белән расланмый! 
Шул ук вакытта таныклык күр­сәткечләре нигезендә билгеләнгән стажның озынлыгы иминият пенсиясен билгеләү өчен таләп ителә торган иминият стажының яртысыннан артып китә алмый. Шулай итеп, 2019 елда гомуми нигездә яшь буенча иминият пенсиясен билгеләү өчен 10 елдан да ким булмаган иминият стажы таләп ителә. Шуңа бәйле рәвештә, шаһитлар күрсәтмәләре буенча 5 елдан да артык булмаган иминият стажын расларга мөмкин.
– 1998 елның 1 гыйнварыннан соң эшләү чорын ничек расларга?
– 1998 елның 1 гыйнварыннан соң гражданнарның эшләү чорын шаһитлар күрсәтмәләре буенча расларга кирәк түгел. Бу безнең республикада 1998 елдан башлап мәҗбүри пенсия иминияте системасында иминиятләнгән затларны персонификацияләнгән исәпкә алуның бердәм системасы кертелүгә бәйле. Эш бирүчеләр ПФРга һәр хезмәткәр һәм үз хезмәткәрләренең булачак пенсиясенә иминият кертемнәре исәпләнүе турында мәгълүматлар бирә.
 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев