Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Язмыш сынауларын җиңә-җиңә

Иске Роман авылында гомер кичерүче Фидания апа Сәхабетдинова туганчы ук әтисез кала һәм гомер буе шушы сүзне әйтергә тилмереп яши.

 

Озын гомерле әби-бабайлар – авылның горурлыгы, яшь буын өчен сабырлык һәм батырлык өлгесе. Өлкән буын авылдашларыбызның гомер юллары сикәлтәләрсез җиңел генә үтмәгән.

Бөек Ватан сугышы китергән авырлыклар, якыннарын югалту ачысы, аттай җигелеп эшләү – болар барысы да 80 яшеннән узган апаларыбызның, абый лары бызның башыннан узган сынаулар. Шушы авырлык ларны кичергән авылдашым Сәхәбетдинова Фидания Сад ретдин кызына да 85 яшь тулып узды.

Фидания апа 1937 елда гаиләдә төпчек бала булып, туганда ук ятимлек ачысын тоеп, дөньяга килә, чөнки әнисе Хубҗамал апа тугыз айлык көмәне белән тол кала. Гаиләдә әнисенең дүрт баланы аякка бастырыр өчен күпме көч-тырышлык куйганын, ару-талу белмичә эшләгәнен елап искә ала ул. Әлеге михнәтле еллар аның күңелендә мәңге җуелмас яра булып, бүгенге көнгә хәтле сызлап, гел үзен искә төшереп тора.

...Каһәр суккан сугыш башлана. Гаилә башлыгы булырдай Зәйнетдин абыйларын сугыш башланган көнне ук фронтка алып китәләр. Ни кызганыч, аңа кире кайтып, туганнары белән күрешү насыйп булмый, батырларча һәлак була. Сугыш тәмамланып, ил-көннәргә тынычлык урнашты дигәндә генә, гаиләгә олы кайгы килә, балаларын ятим итеп, әниләре үлеп китә. Ул вакытта Фидания апага бары җиде яшь. Апалары Миңнекамал, Җиһания белән өчәүләшеп ятимлек ачысын татый башлыйлар. «Ашарга ризык, кияргә кием, ягарга утын юк, өебез иске. Кыш чыгарга күршебез Мәмдүхә апа үзенә алып чыга иде. Безгә, ач тамакларга, кабак ашата иде, язга чыккач исә бата-чума бакчадан черек бәрәңге җыеп ашый идек», – дип искә ала ул йөрәгенә җуелмаслык эз калдырган балачак елларын. Җиде сыйныф тәмамлагач, Фидания апаны Свердловскидан кайткан туганнары алып китәләр, ул анда хәрби заводка эшкә урнаша. Биш ел заводта снарядлар ясый. Туганнары белән әйбәт кенә яшәп, шәһәр тормышына ияләнеп беткәндә, туган яклардан, апаларыннан сөенечле хат килеп төшә. «Сеңелем, кайт авылга, үз сөягебез үзебезгә сыяр, чит җирләрдә адашып калма», – дип язылган була ул хатта. Шуны гына көткән үсмер кыз бала шатланып туган авылына кайта һәм сыер саварга эшкә урнаша...

Апалары бер-бер артлы баш лы-күзле булалар, буй җиткән Фидания апаны да күрше авыл егете Зыят дин абыйга кияүгә бирәләр. Берсеннән-берсе уңган-булган лачын кебек өч ул: Зәйнетдин, Нәҗметдин, Зәйнулланы үстерә алар. Чирек гасыр каенана-каената белән тату гомер кичерә Фидания апа. «Бик матур яшәдек. Килен булып түгел, кыз булып төштем ул йортка», – ди әни назы күрмәгән Фидания апа. Әти-әниләренә кадер-хөрмәт күрсәтеп, соңгы көннәренә кадәр бергә яшәп, үзләре дә Зыятдин абый белән матур, парлы гомер кичерәләр.

Ни кызганыч, 2019 елда алт мыш ел бергә яшәгән, утны-суны бергә кичкән тормыш иптәше Зыятдин абый күзләрен мәңгелеккә йома. Балалары янәшәсендә әлеге зур хәсрәтне дә эчкә йотарга, сабыр, түзем булырга тырыша Фидания апа... Мәрхәмәтлелек, олыларга ихтирам, җылы караш бу йортта яшәүчеләрнең күптән канына сеңгән, алар борчу-кайгыларны, шатлыкларны да уртак итеп, бер-берсен аңлап, хөрмәтләп яшиләр. Фидания апа бүгенгесе көндә кече улы Зәйнулла, килене Гөлия белән бергә, аларның кайгыртуларын, хөрмәтләрен тоеп яши. Урыны өйнең түрендә аның. Исәнлеге бераз какшаса да, балаларына, рәхмәт укып, үзенең акыллы киңәшләрен онык-оныкчыкларына биреп, алар өчен сөенеп, дөньядан ямь табып яши бирә.

Без аңа киләчәктә дә шулай өйләренең нуры булып, якыннарын җылытып торуын, матур, аяз көннәр, күңел тынычлыгы, кәеф күтәренкелеге, тән һәм җан сихәтлеге теләп калабыз.

Энҗе Ибраһимова, Иске Роман авылы китапханәчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев