Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үтерүчегә җәза бирелде!

Эш төгәлләнде: әнисен үтерүче ир-атка карар чыгарылды

Узган ел башында әлеге коточкыч вакыйга җәмәгатчелектә шау-шу куптарган иде. Чистай шәһәр судында әлеге эш буенча берничә утырыш узды, шаһитлар, гаепләнүче сораштырылды.
Әлеге фаҗига Академик Королев урамында 4 гыйнварда килеп чыга. Тикшерү күрсәткәнчә, улы әнисен үтергән: тормыш өчен мөһим булган органнарына куллары һәм аяклары белән күп тапкырлар суккан, ана кеше шушы җәрәхәтләрдән шунда ук вафат булган.

Утырышларның берсендә гаеп­ләнүче үзенең гаебен тануын һәм нинди ысул белән әнисен кыйнавы турында сөйләвен искә төшерик.

— Мин аңа бар көчем белән алты яки җиде тапкыр суктым, ул подъездда ук егылды, мин аны өйгә алып кердем. Мин исерек идем һәм йокларга яттым. Аны да исерек дип уйладым, — дип сөйләде гаепләнүче.

Шулай ук талаш вакытында ана кеше ягыннан да хокукка каршы гамәлләр кылынуы ачыкланды. Гаепләнүче әйтүенчә, ана кеше улына таба белән башына суккан, шулай итеп ул аңа каршы гамәлләргә котырткан.
Әнисен үтергәнен аңлаганнан соң әлеге ир-ат 5 гыйнвардан алып 6 гыйнварга кадәр, үзенең кылган җинаятен яшерергә теләп, әнисенең гәүдәсен балта белән тураклый, гәүдә әгъзаларын полимер пакетларга һәм капчыкка тутырып, шәһәрнең төрле районнарына илтеп ташлый.

Алдан тикшерү органнары тарафыннан ир-атның әлеге гамәлләре башка кешене аңлы рәвештә үтерү дип квалификацияләнә.

— Суд тикшерүе барышында гаепләнү­чедән, шаһитлардан сорау алынды, эшнең язма материаллары кулланылды. Суд әлеге ир-атны җинаять кылуда гаепле дип тапты. Ул 1 елга ирегеннән чикләү белән каты режимлы төзәтү колониясендә үтү шарты белән 9 ел 10 айга ирегеннән мәхрүм ителде, — дип хәбәр ителә Чистай шәһәр суды матбугат хезмәтендә.
Әлеге карар закон көченә кермәде әле, аңа апелляцион тәртиптә дәгъва белдерергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев