Россиянең атказанган тренеры Мәгас Сәхәбетдинов турындагы «Көрәшче. Остаз. Галим» дип исемләнгән китапны тәкъдим итүгә аның шәкертләре, туганнары җыелды.
Чистайның үткәне төрле ярышларда һәм хәтта Олимпия уеннарында туган шәһәрләрен данлаган танылган спортчыларның исемнәренә бай. Аларның күбесе артында спорт карьераларында гына түгел, гомумән, тормышларында да мөһим роль уйнаган остазлары тора.
Татарстан һәм Россия спорты үсешенә зур өлеш керткән Мәгас Мөбарәкша улы Сәхәбетдинов күп кенә Чистай көрәшчеләре өчен шундыйлардан иде. Аңарда тәрбияләнүчеләр арасында танылган спортчылар, сәясәтчеләр, җәмәгать эшлеклеләре, предприятие һәм оешма җитәкчеләре бар. Нәкъ менә алар остазлары Мәгас Сәхәбетдинов турындагы истәлекне мәңгеләштерергә теләп, аның турында китап чыгарырга булганнар. Әлеге басманың төп иганәчесе – аның укучысы Фәнис Гатин. «Көрәшче. Остаз. Галим» дип исемләнгән китапны тәкъдим итү Яшьләр үзәгендә булды, китап өстендә эш өч ел дәвам иткән.
Мәгас Мөбарәкша улы Чистайда үскән һәм үзенең тренер карьерасын башлаган. Шуңа күрә китапның укучылар белән беренче очрашуы безнең шәһәрдә узды.
Залда әлеге легендар спортчы, хезмәттәш, остаз кадерле булган кешеләр җыелган иде. Алар аның белән беренче очрашуларын, аның үзендә тәрбияләнүчеләргә карата үзенчәлекле якын килүен искә төшерделәр. Бирегә җыелучыларны Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов сәламләде.
Китап чыгаруда башлап йөрүче аның укучысы, грек-рим көрәше буенча СССРның спорт мастеры, Татарстанның спорт көрәше федерациясе президенты, «ТР муниципаль берәмлекләр Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин тренеры турындагы хатирәләре белән уртаклашты.
– Мәгас Мөбарәкша улы безне, яшь егетләрне, бергә җыйды һәм бездән көчле спортчылар, көрәшчеләр, җәмгыятьнең лаеклы әгъзаларын тәрбияли башлады. Күп кенә укучыларының танылган спортчылар булуын һәм республикабыз, илебез хакына хезмәт куюларын күрү бик күңелле, – дип билгеләп үтте Әгъзам Самат улы. – Мәгас Сәхәбетдинов йөрәк кушуы буенча педагог иде. Классик көрәш, спортның башка төрләре кебек үк, катгыйлыкка, таләпчәнлеккә корыла. Бу өлкәдә тренер булып эшләгәндә тыныч кына аңлатып, бар нәрсәгә өйрәтеп булмый кебек тоела. Әмма Мәгас Мөбарәкша улы ышанычлы аралашуы белән үзенә якынайта алды. Ул тыныч тавыш белән нәрсә эшләргә кирәклеген аңлатып бирә иде. Без беркайчан да аның кемгә дә булса карата ачуланып дәшкәнен күрмәдек. Ул һәрвакыт ачык һәм һәр кешенең психологиясен яхшы белә иде. Ул үз укучыларын чын кешеләр итеп тәрбияләде. Мәгас Мөбарәкша улы безне хезмәт итәргә, иң катлаулы хәлләрдән дә чыгу юлларын табарга өйрәтте.
«Көрәшче. Остаз. Галим» китабының ничек язылуы турында аның авторы Атлас Гафиятов сөйләде.
– Миңа «Көрәшче. Остаз. Галим» дип исемләнәчәк китап язарга тәкъдим иткәч, мин ризалашырга ашыкмадым, чөнки Мәгас Сәхәбетдинов эшчәнлегенең барлык юнәлешләрен тулысынча ача алмам дип курыктым. Әмма соңыннан ризалык бирдем, тырышырга, архивлар белән эшләргә туры килде. Китап өстендә иҗади эш өч ел дәвам итте. Аны язганда үзем өчен Мәгас Мөбарәкша улы турында күп яңалык ачтым, – дип уртаклашты Атлас Хәмидулла улы.
Сәхнәдән Россиянең атказанган тренеры турында күп җылы сүзләр яңгырады, ул күпләр өчен тренер, остаз, иптәш кенә түгел, ә икенче әти дә була алды.
Педагогика фәннәре докторы, профессор, спорт мастеры, грек-рим көрәше буенча Татарстан һәм Россиянең атказанган тренеры, милли көрәш буенча Татарстанның атказанган тренеры, Халыкара категорияле хөкемдар, Татарстан Республикасының физик культура һәм спорт отличнигы Александр Кузнецов үзенең остазы турында җылы сүзләр сөйләде.
– Мәгас Мөбарәкша улы – легендар шәхес, менә дигән педагог, тренер, ул гади авыл малайларыннан танылган спортчылар тәрбияли алган шәхес. Ул искиткеч психолог иде. Мин аның кемгә дә булса карата тупас сүз әйтүен яки тавыш күтәрүен хәтерләмим. Ул һәрвакыт үзен кулда тота иде. Мәгас Мөбарәкша улы тыныч кына сөйләсә дә, аны барысы да ишетә иделәр. Тренер без келәмдә көрәшкәндә генә үз темпераментын күрсәтә иде. Шул ук вакытта ул укытучы гына түгел, ә дус һәм
көрәштәш иде. Киңәш кирәк булган теләсә кайсы сорау белән без аңа килә идек. Ул һәрвакыт янәшәдә булды һәм ярдәм итте, – дип ассызыклады Александр Кузнецов.
Бу көнне Мәгас Мөбарәкша улы турында аның шәкертләре, хезмәттәшләре, дуслары гына түгел, ә балалары да сөйләделәр.
– Әти турында һәрвакыт яхшы сүзләр генә сөйли иделәр. Чыннан да, ул шундый: чын остаз, укытучы иде. Гаиләдә дә мин аның тавыш күтәрүен хәтерләмим. Үз шәкертләрен ул ярата иде. Әлеге аерым мөнәсәбәт, миңа калса, һәр тәрбияләнүчегә легенда булырга мөмкинлек биргәндер, – диде кызы Эльвира Гучетль.
– Әти үз идеясенә тугры кеше иде. Һәрвакыт укучыларының, балаларының уңышсызлыкларына борчылды, уңышларына сөенде. Чын патриот иде, Татарстанны бик яратты. 80нче елларда, илдә хәл киеренке булганда, ул көрәш буенча Дания хатын-кызлар җыелма командасына тренировкалар үткәрде. Аңа шушы илнең гражданлыгын алырга, димәк, анда калырга тәкъдим иттеләр, әмма ул баш тартты, туган илен сайлады һәм Татарстанга әйләнеп кайтты, – дип сөйләде әтисе турында Салават Сәхәбетдинов.
Тәкъдим итүне оештыручылар легендар тренер турында хәтер яшәсен, аның тормыш юлы, укучыларының уңышлары үсеп килүче буын өчен үрнәк булсын өчен «Көрәшче. Остаз. Галим» китабы спорт мәктәпләренә, шәһәр һәм район китапханәләренә тапшырылачак дип билгеләп үттеләр.
Белешмә
РСФСРның атказанган тренеры, педагогика фәннәре кандидаты, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Россия Федерациясенең атказанган физик культура хезмәткәре Мәгас Мөбарәкша улы Сәхәбетдинов 1937 елның 8 апрелендә Ярославль өлкәсенең Волгострой поселогында туа.
1941 елда гаиләсе белән бергә әти-әнисенең туган ягына – Чистай шәһәренә күчеп киләләр. Көрәш белән 1957 елда Таҗикстанда армиядә хезмәт иткән вакытта шөгыльләнә башлый. 1962 елда грек-рим көрәше буенча СССР спорт мастеры була. Соңрак Таҗикстан чемпионы, ике тапкыр Урта Азия чемпионы, спортчылар арасында СССР чемпионы, Дүшәмбе шәһәрендә халыкара турнир җиңүчесе була.
Ул республика югары спорт мастерлыгы мәктәбенең, «Уңыш» ирекле спорт оешмасы Татар советының тренер-укытучысы була. 1970 елда Казан педагогика институтының физик тәрбия факультетын тәмамлый. 1978-2004нче елларда Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең физик тәрбия һәм спорт кафедрасы мөдире була.
Тренерлык эше дәверендә Мәгас Мөбарәкша улы 55 спорт мастеры әзерләгән, шуларның 12се – грек-рим көрәше буенча СССР спорт мастеры, 43е – билбау көрәше һәм милли көрәш буенча спорт мастеры. Аның укучысы Анатолий Бозин – Россиянең атказанган спорт мастеры, өч тапкыр Европа чемпионаты призеры, Бөтендөнья җәйге Универсиаданың көмеш призеры, СССР чемпионы, ил чемпионатларының биш тапкыр призеры.
1974 елдан 1991 елга кадәр Мәгас Сәхәбетдинов милли һәм халык спорт төрләре буенча республика федерациясен җитәкли.
Мәгас Сәхәбетдинов 2013 елның 16 июлендә вафат була һәм Чистай мөселман зиратының төп аллеясында җирләнә.
Нет комментариев