Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Туры эфир барышында чистайлыларның сорауларына ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органы җитәкчесе Александр Панов җавап бирде

Россиядә «Мистер сидр» исерткеч эчемлек белән күпләп агулану халык арасында шау-шу тудырды. Чистай районындагы хәлне ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органы җитәкчесе Александр Панов туры эфирда аңлатты. Моннан тыш, онлайн трансляция барышында ул алкоголь продукциясен сату, кулланучылар базарындагы вәзгыять, үткәрелгән тикшерүләр турында сөйләде.

Ялган алкоголь сатуның 9 очрагы ачыкланган

Шәһәр һәм район буенча алкоголь продукциясен 144 сәүдә объектында 44 оешма ваклап сатуны гамәлгә ашыра. Республика бюджетындагы табыш буенча алкоголь базары нефть чыгару һәм нефть эшкәртү тармагыннан соң икенче урында тора. 2022 ел нәтиҗәләре буенча республика бюджетына акцизлардан кергән акча 24 миллиард 400 миллион сум тәшкил иткән.

— Узган елда без билгеле бер статистика алып бардык. Бер олы кешегә уртача 13 литр акцизлы продукт туры килә. Бу куәтле исерткеч эчемлеккә кагыла. Сыра һәм сыра эчемлекләре күпкә күбрәк кулланыла. Олы кешегә уртача күрсәткеч 55,2 литр туры килә, — диде Александр Андреевич.

Агымдагы елның гыйнвар-июнь айларында территориаль орган белгечләре Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә исерткеч спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау буенча 9 контроль чара үткәргәннәр.

— Тикшерүләр барышында 9 закон бозу очрагы: өйдә эшләнгән спиртлы продукцияне сатуның 7 очрагы ачыкланды. Чистай районы территориясендә бу киң таралган. Шулай ук билгеләнгән үрнәктәге маркалар булмавының 2 факты ачыкланды. Законсыз әйләнештән 10,9 литр исерткеч һәм составында спирт булган продукция алынды, — дип билгеләп үтте спикер.

Александр Панов туры эфирны караучыларга ялган алкогольнең нинди булуын күрсәтте. Беренче карашка бу матур ярлык ябыштырган гадәти шешә, шикле бернәрсә дә юк кебек. Әмма шешәгә игътибарлырак карасаң, акциз маркасы һәм җитештерүче турында мәгълүмат булмау шик тудыра.

— Шешәләрдә спиртлы продукцияне законсыз сату очрагы Чистай районының бер авылында ачыкланды. Бу шешәнең ярлыгында җитештерүче завод та, состав та күрсәтелмәгән. Аның каравы «сувенир продукциясе» дип язылган. Экспертиза үткәрелгәннән соң, бу шешәдәге эчемлекнең этил спирты кушылган чистартылмаган судан торуы ачыкланды. Мондый продукцияне куллану иртәме-соңмы кеше сәламәтлеге белән бәйле нәтиҗәләргә китерәчәк, — ди территориаль орган җитәкчесе.

Закон бозучылар моның өчен закон алдында җавап бирәләр. Чистай шәһәр суды РФ Административ хокук бозулар кодексының 14.17.1 маддәсенең 1нче өлеше буенча 9 карар чыгарган. Административ хокук бозулар буенча салынган штрафларның гомуми күләме 150 мең сум тәшкил иткән.

Ел дәвамында өйдә җитештерелгән алкогольле продукцияне кабат саткан өчен җинаять җаваплылыгы каралган. Хокук бозучыга 50 меңнән 80 мең сумга кадәр штраф салына, яки дәүләт файдасына билгеле бер процент тотып калып, мәҗбүри төзәтү эшләре рәвешендә җәза бирелә.

Туры эфир «Чистай-информ»ның социаль челтәрендә күрсәтелде. Әбүнәчеләрдән килгән беренче сорау «Мистер Сидр»га кагылды.

— Бу исерткеч эчемлек Чистай районы кибетләренә үтеп кердеме?

— Бәхеткә, районга да, республикага да кермәде. Күпләп агулану очрагы теркәлгән көнне без бу эчемлекне турыдан-туры җитештергән эшмәкәрнең контрагентлары статистикасын карый башладык. Ул безне бераз куркытты, чөнки контрагентларның берсе Нурлаттан булып чыкты. Ачыкланганча, ул бу шәһәрдә теркәлгән генә. Ә сәүдә эшчәнлеген Самара өлкәсендә алып барган. Димәк, «Мистер Сидр» Татарстанга бөтенләй кермәгән.

— Нинди билгеләр алкоголь продукциясенең ялган яки куркыныч булуын күрсәтә? — киләсе сорау шундый иде.

— Акциз маркасының булмавы шунда ук әлеге продукт законлы була алмый дигән фикергә китерергә тиеш.

Кулланучылар хокуклары сагында

Намуссыз эшмәкәрләр дә очрый. Һәм еш кына сыйфатсыз товар саткан яки хезмәт күрсәткән кешеләр кулланучы белән конфликтлы хәлне хәл итәргә теләмиләр. Шуңа күрә «ярык тагарак янында» калган кешеләр «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы закон нигезендә консультация алу өчен ТР Дәүләт
алкоголь инспекциясенең территориаль органына мөрәҗәгать итәләр.
Шулай, агымдагы елның гыйнварыннан май аена кадәр чистайлылардан телдән һәм шәхси кабул итү барышында 242 мөрәҗәгать кергән, 241е уңай каралган.

— Чистайлылар, әгәр сезгә кулланучылар хокукларын яклауга кагылышлы мәсьәләдә консультация яки ярдәм кирәк булса, безгә мөрәҗәгать итегез! Безнең адрес: Бебель урамы, 121 Д йорты, — дип мөрәҗәгать итте Александр Панов онлайн-тамашачыларга.

Әлеге тематикага да әбүнәчеләрдән сораулар килде. Шуларның берсе маникюр хезмәтенә гарантия срогына, төгәлрәге, аның булу-булмавына кагылды.

— Закон нигезендә, эш башкаручы үзе эшкә яки хезмәткә гарантия срогын билгеләргә хокуклы. Әгәр ул булмаса, кулланучы кыска вакыт эчендә кимчелекләр ачыкласа, таләпләр куярга хокуклы. Әмма бер нәрсә бар: бу срок законда язылмаган. Әгәр бу маникюр хезмәтләренә кагыла икән, мәсәлән, тырнак икенче көнне төшсә, димәк, бу кулланылган материалның начар сыйфаты турында сөйли. Ләкин лак 2 атнадан соң физик, механик тәэсирләрдән бозылса, аны ясаучыга дәгъва белдерү дөрес булмаячак. Шулай да, һәр очрак үзенчәлекле.

— Кулланучылар шикаятьләре буенча планнан тыш тикшерүләрне сез еш үткәрәсезме?

— Быел кулланучылар шикаятьләре буенча планнан тыш тикшерүләр үткәрелмәде.

Сыраның минималь ваклап сату бәясен үтәмәү мәсьәләсе буенча бер мөрәҗәгать бар иде. Бу гариза буенча планнан тыш тикшерү үткәрү өчен нигез булмады. Аны оештыру өчен нигез булып гражданнарның гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч янау тора, әлеге нигез буенча тикшерү үткәрү өчен прокуратура белән килешү кирәк. Гражданинның гаризасы буенча бәяләр мониторингы үткәрелде, хокук бозулар билгеләнмәде.

Бу тема буенча туры эфир тәмамланды. Александр Андреевич аны караучыларга сораулары өчен рәхмәт белдерде.

Үз хокукларыңны бел!

Акчаны һәм вакытны югалтмас өчен, үз кулланучы хокукларыңны һәм алардан файдалана белү файдалы.

Кайвакыт кимчелеге булган әйбер өлешчә ашалганнан соң яки техника кулланылганнан соң гына ачыклана. Мондый очракларда сатучылар, әгәр сатып алучы акчаны кире кайтаруны таләп итсә, еш кына бәянең бер өлешен тотып калырга тырышалар. Чынлыкта, сез РФ Гражданлык кодексының 503нче маддәсенең 5нче пунктына сылтама ясап, түләнгән бөтен сумманы таләп итә аласыз. Анда сыйфатсыз әйбер өчен акчаны кире кайтарганда, сатучы товарның өлешчә кулланылуы аркасында бәясен киметергә хокуклы түгел, дип әйтелгән.

Нинди дә булса хезмәтләргә яки эшләргә, мәсәлән, пластик тәрәзәләр куюга, җиһазлар ясауга заказ биргәндә, кулланучылар еш кына вакытны сузуларына дучар булалар. Бу, әлбәттә, Законның 28нче маддәсенең 5нче пункты нигезендә әлеге эш яки заказ бәясеннән кичектерелгән һәр көн өчен 3 процент күләмендә штраф таләп итү өчен сәбәп була ала. Штрафның максималь күләме заказ бәясеннән артып китә алмый. Практикада еш кына башкаручылар белән эш өчен түләүне киметү, ягъни ташлама турында килешү җиңелрәк була.

Әйберне бозсалар, икеләтә компенсация таләп итәбез: бу кагыйдә химчистка, кер юу урыннары, ремонт остаханәләре, ателье һәм кулланучылар үз әйберләрен төзәтү өчен тапшырган башка урыннар өчен яраклы. Заказ бирүчедән кабул ителгән әйберне бозган яки югалткан очракта, Законның 35нче маддәсе нигезендә, башкаручы өч көн эчендә шундый ук әйберне тәкъдим итәргә яки икеләтә бәя түләргә тиеш. Әгәр заказны рәсмиләштергәндә әйбер бәяләнмәгән булса, аның бәясен бәяләү экспертизасы ярдәмендә билгеләргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев