Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Туган авылыма 100 ел

Үзем туып үскән авылым — Яңаулга 100 ел! Шуңарга кагылышлы юбилей уздырылачагы турында мин, шушы бәйрәмне оештырачак һәм уздырачак абыемнан ишетеп, хәбәрдәр идем инде.

Тик ул юбилей уздырылачагына гына бераз шигем бар иде… Ничек? Кайда? Чөнки Яңаул авылының урыны да сак­ланмаган. 1970 елда таркатып тараттылар газиз авылкаемны…

Нинди генә шундый әшәке сәясәт булды икән ул? Менә шундый коточкыч хәл иде ул! Син тирбәлеп үскән бишекне синнән тартып алсыннар да, сүтеп, туздырып атсыннар ди… Акылга сыймаслык сынау, — яра бу, хушлар таярлык… Ходаем, башкаларга язма! Безләр күтәргәннәр дә бик җиткән! Илләр Һәм доньялар тыныч булсын, Ходаем! Амин!

Авыл халкы кайсы кайга барып урнашырга, төпләнергә мәҗбүр булды. Тик авылыбыз истәлеге, тарихи очрагы булып каберлек-зират кына, авылыбыздан бераз читтәрәк булып, сагышлы җилләр кочагында үзенең тарихи язмышын дәвам итә… Ул да, шул абыйларыбыз Шәйхинур уллары Гыйниятовлар саклап каравында, сөбһаналла, чисталыкта, тәртиптә тора. Рәхмәт аларга! Менә 202З елның, 11 июнь көнне аталган авыл бәйрәме юбилей булып, бик тә матур күтәренке рәвештә, сок­лангыч булып, минем бертуган абыйларым тырышлыгы белән булды. Ул төрле елларда уздырылган бәйрәмнәр, чаралар төшерелгән фотолар белән бизәлгән, авылдашларның истәлекле хатирәләре, язмалары, шигырьләре, югалган авыл хатирәләре тупланган «Яңаулда гел җиләк» дигән бик тә матур әдәби җыентык булып барча авылдашларга һәм килгән кунакларга таратылды. Чиксез рәхмәт шуның өчен Альберт абыема! Гел дә, гел дә ул, шулай оештырып, кызганмыйча, бик күп чыганаклар түгеп эшли килә. Шуңа да ул республика күләмендә «Алтын йөрәкле кеше» дигән мактаулы исемгә лаек булгандыр… Һәм абыем шул исемгә лаек та! Горурланам һәм сокланам! Шулай ук, горурланып, сокланып туганнарым оештырган бәйрәмне дә күреп һушландым!

Ул бәйрәми чара бәләкәй Сабантуй сыман, милли традицияләргә таянып эшләнелгән иде: анда төрле-төрле уеннар-ярышлар бик тә күңелле булып, халкыбызның актив катнашуында узды. Ярышларда җиңүчеләргә тапшырылган призлар, бүләкләр дә шәҺәр, районнар уздырган сабантуйларыннан бер дә ким булмады! Шул бүләкләргә өстәлеп, Яңаул авылы турындагы китапчыклар да бирелә барды. Концерт программасы да халык белән бергә бәйләнеп, аларның актив катнашуында узды. Кайчандыр төрле җирләргә таратылган Яңаул халкы, бердәм җыелып кайтып, шушы тантанада да катнашучы булдылар. Һәммәсенең күңеле шат, сөенечле, бәхетле иде иншаллаһ. Кабат шулай очрашуларга сүз куешып, авыл идарәсе берлеге расланып, җитәкчесе билгеләнде. Җыенда бердәм тавыш белән абыем Альберт Шәйхинур улы Гыйниятов авыл идарәсе рәисе итеп билгеләнде. Концерт программасын Мамадыш райо­ны, Түбән-Кыерлы егете, язучы Кояш Тимбикова исемендәге премия лауреаты, шагыйрь-композитор, нәфис сүз остасы, җырчы Инсаф Гайнуллин алып барды. Зурдан-зур рәхмәт аңарга. Шулай ук рәхмәтләрен, тулган хисләрен җыйналган халык арасыннан да сүз алып белдерүчеләр күп булды. Халык бик шатланып, канәгатьлек белдереп, кабат очрашуларга сүзләр куешып таралды. Менә шуннан мин, Яңаул яши икән диеп уйлап һушландым! Сөенеп, сөенеп рәхмәт әйтәм барыгызга да!

Авылыбызны шулай күңеллә­ребездә сак­лап, кадерләп яшә­тик! Кабат очрашуларга кадәр, авылдашларым!

Гөлчәчәк Гыйниятова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев