Түбән Кама районында торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләмәү проблемасы кискенләште, дип хәбәр итте Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин
Бүгенге көндә халыкның гомуми бурычы 975 млн сумга җиткән, бу узган ел күрсәткечләреннән 115 млн сумга күбрәк.
– Торак-коммуналь хезмәтләр өчен халыктан түләүләр җыю дәрәҗәсе буенча сез биләгән 42нче урын кабул ителерлек түгел, – дип белдерде Песошин.
Хәлне төзәтү өчен район хакимияте идарәче компанияләр һәм «Татэнергосбыт» белән берлектә түләүләрне җыю һәм булган бурычларны каплау белән бәйле вәзгыятьне яхшырту буенча комплекслы чаралар эшләргә тиеш.
Чыганак: «Реальное время»
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев