ТРның икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Чистайның яңа предприятиеләре эше белән танышты
Җәмгыять

ТРның икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Чистайның яңа предприятиеләре эше белән танышты

Татарстан Премьер- министры урынбасары — республиканың икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов эш визиты белән безнең районда булды.

Район башлыгы Дмитрий Иванов озатуында респуб­лика­ның икътисад министры «ПКП Металлтехника» пред­приятиесендә булды. Әлеге предприятие чуен дисклар, авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать техникасын комплектлаучы башка төрле әйберләр җитештерү белән шөгыльләнә.

Җитештерү цехында эш кайный. Бар җирдә дә металл детальләр белән зур тарт­малар тора, ә станоклар яңа комп­лектлаучы әйберләрне штамплый. Бина шактый зур, хезмәткәрләр уңайлы шартларда эшлиләр. Предприятие базасында 31 эш урыны булдырылган.

Компания 2020 елның 30 апрелендә ТОСЭР резидентлары реестрына кертелгән. Хәзерге вакытта предприя­тие үзенең сәүдә итүе белән Татарстан һәм Россия базарларына ориентлашкан җитештерүне эшләтеп җибәрде. Әзер продукциянең төп кулланучылары булып авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать техникасын җитештерүчеләр санала.
Шулай ук Татарстан республикасы министры «Галант» һәм «Ультрамет» предприятие­ләренең җитештерү процессы белән дә танышты.

«Галант» предприятиесе санлы программа идарәсе белән фрезер, токарь, электр эрозиясе хезмәтләрендә, шулай ук металл­ны лазер ярдәмендә кисү буенча специальләшә. Компаниянең металлны механик эшкәртүдә 24 еллык тәҗрибәсе бар.

Хәзерге вакытта ул хәрби-сәнә­гать комплексы заказларын үти: броне­автомобильләрне комплектлаучы артиллерия коралларының төрле калибрдагы шартлаткыч детальләрен, сөйләшүләр алып баручы җайланмаларга шлемофоннар һәм башка әйберләр җитеш­терә. Санлы идарә белән металл буенча токарь тулы көченә эшләделәр. Тавышка хезмәткәрләр ияләшкән инде, нигездә, анда яшьләр эшли. Җитештерү күләме арту сәбәпле, хезмәткәрләр саны 100 кешегә артты, соңгы елда 100 берәмлек җиһаз сатып алынган.
«Ультрамет» исемле яңа предприятие алда сөйләнгән предприятие белән бер территориядә урнашкан, гранатометлар өчен шартлаткычлар җитештерә, хәрби-сәнәгать комплексының заказларын үти. Биредә 55 кеше эшли.

Үзенең визиты барышында министр компания җитәкчелеге белән агымдагы эшне һәм икътисадның яңа шартларда үсү буенча планнарын тикшерде. Директорлар Мидхәт Шаһиәхмәтовка сораулар бирде­ләр, алар барысы да министрлык контроленә алынды.

— Чистай районының социаль-икътисади үсешендә күрсәткечләре начар түгел. Без эшләп килүче ТОСЭР үсүен һәм киңәюен күрәбез. Яңалары барлыкка килү тагын да сөендерә. Без үзебезнең яктан дәүләт ярдәменең барлык чаралары аша ярдәм итәргә әзер. Дәүләт оборона заказын сатуда катнашучы предприятиедә дә булдык. Җитәкчелек үзләре алдына куелган бурычларны үтәү өчен эшне ничек оештырырга кирәклеген тулысынча аңлыйлар, — дип аңлатма бирә Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Татарстанның икътисад ми­нистры яңа пассажирлар прис­та­нендә эшләр барышы белән дә танышты. Биредә бинаның борынгы кыяфәтен яңарту бурычы куелган. Хәзерге вакытта тулы көченә фасад эшләре бара: бинаны җылыткыч белән тышлыйлар. Төзүчеләр түбә ябу белән шөгыльләнәләр. Материаллар заманча базарда сатып алынган булуга карамастан, бинаның тарихи йөзе сакланачак.

Пассажирлар пристане «Кече тарихи җирлекләрнең территорияләрен һәм инфраструктурасын комплекслы үстерү» проекты кысаларында төзеләчәк. Төзелешкә тендер дәүләт сатып алулары сайтында басылып чыккан иде. Пристаньнең гомуми сыйдырышлылыгы 350 кеше тәшкил итә. Бина ял итү залы белән бергә икекатлы булачак. Эшләр агымдагы елның 1 декабрендә төгәлләнәчәк.

Эш визиты азагында Мидхәт Рәфкәт улы 100 яшен тутырган тыл ветераны Мария Пилясова янында булды. Ул аңа чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды. Моңардан тыш, Россия Президенты Владимир Путиннан һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановтан котлау открыткалары тапшырды. Котлауларга Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов та кушылды. Ул әбекәйгә шәл бүләк итте һәм җылы котлау сүзләре җиткерде. Чис­тай хакимиятеннән бүләкне муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов тапшырды.

— Мария Васильевна — катлаулы тормыш юлы үткән кеше. Аның шәһәре­безнең ничек үсүен күрә алуы да зур бәхет. Бүген аның янында без генә
түел, балалары, кыз туганнары, якын кешеләре дә булды. Бу зур шатлык.

Барлык ветераннарыбызга да ныклы сәламәлек, озын гомер телим. Аларга үзләренең эшен дәвам итүче безнең буынга тапшырган бәһасез тәҗрибәләре өчен чиксез рәхмәт, — дип сөйләде Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев