Терапия бүлеге мөдире Салават Камалов табибның нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеге турында сөйләде
Җәмгыять

Терапия бүлеге мөдире Салават Камалов табибның нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеге турында сөйләде

Бүген медицина хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. «Барлык фәннәрдән, һичшиксез, медицина — иң затлысы», — дигән бөек философ һәм табиб Гиппократ. Һәм бу гыйбарә бүген дә актуальлеген югалтмый.

Бәйрәм уңаеннан без Чистай үзәк район дәваханәсенең терапия бүлеге мөдире Салават Камалов белән очраштык, ул 20 елдан артык сәламәтлек саклау өлкәсендә эшли, шуларның 7 елын — бу вазифада.

— Гомерегезнең күп өлешен сез табиб һөнәренә багышлагансыз…

— Әйе. Мин бу һөнәр белән югары сыйныфларда укыганда кызыксына башладым һәм дөрес сайлау ясаганмын дип уйлыйм. Миңа эшем ошый. Әмма терапия бүлеге мөдире булып эшләү өчен күп укырга туры килде, — дип елмаеп җавап бирә Салават Госман улы. — 1989 елда, мәктәпне тәмамлагач, Чистай медицина училищесына укырга кердем. Студент чагымда ашыгыч ярдәм станциясендә санитар булып эшләдем. Медицина училищесын тәмамлаганнан соң, 1992 елда Казан дәүләт медицина көллиятенә кече табиблар бүлегенә укырга кердем, 2 ел шунда укыдым. Аннары максатчан юллама буенча Яңа Чишмә үзәк район дәваханәсендә кече табиб булып эшли башладым. 1995 елда Яңа Чишмә үзәк район дәваханәсе баш табибы боерыгы буенча миңа Казан дәүләт медицина университетына юллама бирделәр. Институтны тәмамлагач, күчмә ашыгыч ярдәм бригадасында, аннары поликлиникада, кардиология бүлегендә табиб булып эшләдем. 2016 елда мине Чистай үзәк район дәваханәсенең терапия бүлеге мөдире итеп билгеләделәр, — дип сөйләде белгеч.

— Һөнәрегезнең авырлыгы нәрсәдә?

— Һәр көнне сиңа ярдәм сорап пациентлар мөрәҗәгать итә, аларның һәрберсенең сәламәтлеге белән проблемалары бар. Аларның хәлен җиңеләйтү, дәвалау өчен, вакытында дөрес диагноз куярга кирәк, шул чакта гына дәвалау авыруларга уңай йогынты ясый.

— Сез үз эшенең остасы, әйтегезче, табиб нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

— Сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүче кеше ия булырга тиеш иң төп сыйфат — сабырлык. Ул кешеләр белән аралаша белергә, һәр пациентка билгеле бер якын килү табарга тиеш.

— Сезнең эш тәҗрибәгез зур. Шушы еллар эчендә эш шартлары үзгәрдеме? Электрон технологияләр барлыкка килү белән эш җиңеләйдеме?

— Асылда, бернәрсә дә үзгәрмәде: шул ук шартлар, пациентлар һәм диагнозлар. Бердәнбер нәрсә үзгәрде — күбрәк таләпләр барлыкка килде. Мәсәлән, хәзер медицина документларының тулылыгын контрольдә тоталар, мәгълүматлаштыру кирәк. Элек авырулар тарихын гына тутыра иделәр, ә хәзер мәгълүматны кәгазьдә дә, электрон рәвештә дә тутырырга кирәк, — дип билгеләп үтте Салават Камалов. — Элек 5 елга бер тапкыр укырга бара идек, ә хәзер көн саен онлайн. Әмма моның өчен буш вакыт эзләргә кирәк, ә ул юк диярлек.

— Хәзер мәктәпне тәмамлаучылар алдында һөнәр сайлау мәсьәләсе килеп басты. Медицина көллиятенә яки югары уку йортларына укырга керергә теләүчеләргә сездән киңәшләр…

— Беренчедән, шуны истә тотарга кирәк: табиб булу авыр, һәркем дә уку вакытында үтәргә туры киләчәк сынауларны җиңә алмаячак. Икенчедән, бу эш җаваплы караш таләп итә, чөнки ул кешеләрнең сәламәтлеге һәм гомере белән бәйле. Өченчедән, табиб һөнәрендә еш була торган төрле хәлләргә әзер булырга кирәк. Барлык кешеләр дә төрле, язмыш синең алдына куя торган һәр хәлдән профессиональ чыгу юлын таба белергә кирәк.

— Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Сезгә сәламәтлек, көч, сабырлык, игелекле һәм кирәкле хезмәтегездә уңышлар телибез!

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев