Татарстанлыларны юллардагы бозлавык турында кисәттеләр
...
Татарстанда яшәүчеләрне 21 апрельдән 22 апрельгә каршы төндә, шулай ук 22 апрель иртәсендә юлларның кайбер участокларында бозлавык турында кисәттеләр. Бу хакта ТР буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр иттеләр.
Татарстанлыларга юлны билгеләнгән урыннарда гына чыгарга һәм урамнарда йөргәндә ашыкмаска киңәш иттеләр. Шулай ук Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре җирле халыкка балалар артыннан контрольне көчәйтергә һәм өлкәннәргә, авыру кешеләргә ярдәм итүдән баш тартмаска киңәш итәләр.
Ярдәм кирәк булса, татарстанлылар 112 номерына шалтырата алалар.
Чыганак: Реальное время
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев