Бүген төнлә һәм 16 гыйнварда иртән Татарстанга көчле салкыннар килә. Һава температурасы -27 градуска кадәр төшәргә мөмкин, дип фаразлана
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсендә көчле салкыннарда янгыннар һәм аварияләр куркынычы арта, дип кисәттеләр.
Республика халкына төп иминлек кагыйдәләрен искәрттеләр:
ватык мичләр белән файдаланмаска;
кулдан ясалган җылыткычларны кабызмаска;
эшләп торган мичләрне һәм электр җылыткычларың караусыз калдырмаска һәм балаларга карарга кушып калдырмаска.
Татарстанлыларга җылыту җиһазлары белән сак эш итәргә һәм көчле суыклар вакытында урамда озак йөрмәскә киңәш ителә.
Чыганак: «Татар-информ»
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев