Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты 18 сентябрьдән 20 сентябрьгә кадәр гражданнарның сайлау хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кайнар телефон линиясе үткәрә. Бу хакта ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская үзенең Макстагы каналында хәбәр итте
Республикада яшәүчеләр сайлау участогының кайда урнашканлыгын белү, тавыш бирү вакытында туган проблемалар турында хәбәр итү, шулай ук сайлаулар белән бәйле башка мәсьәләләр буенча мәгълүмат алу өчен «кайнар линия» телефоны аша мөрәҗәгать итә алалар.
Телефон һәм Макс мессенджеры аша +7 (965) 593-86-64 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Консультацияләр көн саен 8дән 20 сәгатькә кадәр тавыш бирүнең барлык өч көне дәвамында – 2026 елның 18 сентябреннән 20 сентябренә кадәр уздырыла.
Чыганак: Татар-информ
Нет комментариев