Чистай музейларына бушлай керергә мөмкин
Җәмгыять

Чистай музейларына бушлай керергә мөмкин

Акция 18, 19 һәм 20 сентябрьдә гамәлдә булачак

РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасына депутатлар сайлау көннәрендә тавыш бирүдә катнашуны раслый торган махсус беләзеге булган гражданнар өчен Чистай районы музей-тыюлыкларына бушлай керү гамәлдә булачак. Акция 2026 елның 18, 19 һәм 20 сентябрендә гамәлдә була.

 

Чистай дәүләт музей-тыюлыгы беләзек буенча биш мәйданчыкка чакыра:

 

– Б. Пастернакның мемориаль музее – Ленин ур., 81нче йорт;

– Шәһәр тарихы музее – К. Маркс ур., 8нче йорт;

– Музей-күргәзмә комплексы – К. Маркс ур., 15нче йорт;

– «Укытучылар йорты әдәби-мемориаль музее  – К. Маркс ур., 28;

- Г. Исхакыйның тарихи-мемориаль һәм этнографик музее Чистай районы, Яуширмә авылы, Клубная ур., 10нчы йорт.

 

Музейларның эш графигы:18, 19 һәм 20 сентябрьдә 9дан 18 сәгатькә кадәр.  Г.Исхакый музее – 9дан 17 сәгатькә кадәр.

6+


Нет комментариев