Мобиль медицина пунктлары берничә сайлау участогында җәелдерелгән
Сайлау көнендә районда яшәүчеләрнең гриппка каршы сезонлы вакцина ясату мөмкинлеге бар. Сайлау участоклары урнашкан биналарда тотрыклы мобиль медицина пунктлары җәелдерелгән. Вакциналаштыру бушлай, ирекле рәвештә үткәрелә.
Мобиль медицина бригадалары халыкны участокларда иртәнге 8 дән төшке 12гә хәтле кабул итә.
Медицинада шулай уңайлылык булдыру һәм авыруларны кисәтүнең мөһимлеген Чистай үзәк дәваханәсенең баш табибы Илдар Хәнифов ассызыклады.
- Көзгә чорда салкын тиеп авыруларның күбәюе күзәтелә, ә мондый авырулардан ышанычлы, фәнни яктан расланган калкан булып хәзерге заманча прививкалар санала. Без вакциналаштыру процессын чистайлыларга уңайлы һәм теләүчеләрнең һәрберсе ясата алырлык итеп оештырырга тырыштык. Сайлау участокларына бар гаиләләре белән килеп, яшәүчеләр бер үк вакытта актив гражданлык позициясе күрсәтә һәм салкыннар башланыр алдыннан үз сәламәтлекләрнен саклауга тәүге адымнарын да ясый алалар.
Сайлау көннәрендә мобиль медпунктлар 8дән 12гә хәтле түбәндә күрсәтелгән урыннарда эшли
Шәһәрдә:
16нчы номерлы мәктәп;
«Восток» мәдәни-ял итү үзәге;
3нче гимназия;
Яшьләр үзәге;
Боз сарае;
4нче номерлы мәктәп.
Район авылларында:
Каргалы;
Александровка;
Кубасс;
Яуширмә;
Татар Гаделшасы;
Четырче;
Луч.
Чистай үзәк дәваханәсендә вакциналаштыру үтү өчен үзеңдә паспорт, мәҗбүри медицина иминиятләве полисы булырга тиеш.
Нет комментариев