Җәмгыять

«Бөтен гаилә белән сайлыйбыз» фотоконкурсының беренче ике җиңүчесе iPhone 17 алды

Җиңүчеләр турында мәгълүмат «Вконтакте»дагы «Татарстан Алга» төркемендә бастырыла

Татарстанда «Бөтен гаилә белән сайлыйбыз» республика фотоконкурсының беренче ике җиңүчесен игълан иттеләр. Алар – Алексей Афаныкин һәм Евгений Кондаков, аларның һәрберсе бүләккә iPhone 17 смартфонын алды.

 

Җиңүчеләр турында мәгълүмат «Вконтакте»дагы «Татарстан Алга» төркемендә бастырыла.

 

Конкурс 2026 елның 18, 19 һәм 20 сентябрендә уза. Анда Татарстаннан теләсә кайсы гаилә катнаша ала.

 

Моның өчен фотографияне 18 сентябрьдә 8:00 сәгатьтән 20 сентябрьдә 20:00 сәгатькә кадәр #ВсейСемьейНаВыборы һәм #ТатарстанАлга хештеглары белән бастырып чыгарырга кирәк.

 

Конкурста катнашучылар өч Sollers ST8 автомобилен һәм 33 iPhone 17 смартфонын ота ала.

Чыганак: Татар-информ


Нет комментариев