Чистайда яшь парлар ЗАГСтан соң сайлау участогына юл тоттылар
Җәмгыять

Чистайда яшь парлар ЗАГСтан соң сайлау участогына юл тоттылар

...

Бүген, Россия Дәүләт Думасына сайлауларның беренче көнендә , чистайлылар тавыш бирүдә актив катнашалар. Алар арасында яңа өйләнешкән парлар – Максим һәм Виктория дә бар.

Сайлау участогына яңа өйләнешүчеләр Чистай ЗАГСында тантаналы язылышканнан соң килделәр. Максим – СВОда катнашучы, хәзерге вакытта чираттагы ялда. Яшьләр нәкъ менә туй көнендә тавыш бирергә дип бергәләп карар кылганнар.

Яшь парлар сөйләвенчә, бүгенге көн алар күңелендә гаиләләре төзелү көне буларак кына түгел, илебездә мөһим вакыйга – сайлаулар көне буларак та истә калачак. Алар илебездә яшәүче һәр кеше үзенең гражданлык бурычын үтәргә һәм тавыш бирүдә катнашырга тиеш дип саный.

Яшьләр үз тавышларын 1нче номерлы лицей урнашкан сайлау участогында бирделәр.

Исегезгә төшерәбез, бүген РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда тавыш бирү башланды. Алар өч көн: 18,19,20 сентябрьдә дәвам итәчәк. Безнең районда 58 сайлау участогы ачылды, шуларның 25е шәһәрдә, 33е авыл җирлегендә эшли. Өч көн дәвамында алар иртәнге 8 дән кичке 8гә кадәр эшләячәк.


Нет комментариев