Чистайда П.И. Кафаров исемендәге кытай теле аудиториясен ачтылар
Җәмгыять

Чистайда П.И. Кафаров исемендәге кытай теле аудиториясен ачтылар

Яңа уку киңлеге Көнчыгыш һәм Көнбатыш арасындагы мәдәни күпер символына әверелде

Мәгариф өлкәсендә Россия-Кытай хезмәттәшлеге елында Чистайда В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты филиалы базасында П.И. Кафаров исемендәге кытай теле аудиториясен ачу тантанасы булды. Яңа аудитория – белем алу киңлеге генә түгел, ә Көнчыгышның Көнбатыш белән очрашкан урыны да.

 

Тантаналы ачуда Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе, «Татарстан – Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов, ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова, «Татарстан – Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары Советы башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова катнаштылар.

 

Чара кунаклары өчен яңа кабинетны тәкъдир итү оештырылды. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, аудитория телне өйрәнү урыны гына түгел, ә Россия-Кытай мөнәсәбәтләренең күп гасырлык тарихын гәүдәләндерүче мәдәни алмашу үзәге дә булырга тиеш.

 

Фото: кытай теле аудиториясен ачу
Фото: кытай теле аудиториясен ачу

 

 

Аудиториянең ни өчен нәкъ менә Кафаров исемен йөртүе һәм бу Чистай өчен нинди перспективалар ачуы турында без филиал директоры Динара Наил кызы Җәләлова белән сөйләштек.

 

Динара Наилевна, кытай теле аудиториясен ачу идеясе ничек туды?

 

– Тарих аздан башланды: көллияттә кытай теле кертелде, аннары студентлар ел саен Кытайга стажировкага йөри башладылар һәм аннан башка кешеләр булып кайттылар. Без бу юнәлешкә сыеныр урын кирәклеген аңладык. Шулай итеп, Кафаров исемендәге аудитория барлыкка килде. Беренче адым 2006 елда ук ясалды, ул вакытта КИУда рәсми рәвештә кытай телен өйрәнүне керттеләр. Бүген югары уку йортының 2500дән артык студенты бу телне өйрәнә.

 

Фото: Динара Җәләлова
Фото: Динара Җәләлова

 

Ни өчен аудитория нәкъ менә Петр Кафаров исемен йөртә?

 

– Беренче адымны без түгел, ә Петр Иванович Кафаров XIX гасыр уртасында ук ясаган. Ул 1817 елда Чистай өязенең Иске Чишмә авылында туган, Чистайның руханилар училищесында һәм Казан руханилар семинариясендә укыган. Соңрак Палладий исеме белән монахлык кабул иткән, Пекиндагы Россия рухи миссиясенә кергән һәм Россия академик синологиясенә нигез салучыларның берсе булган. Ул – беренче кытай-рус сүзлеге авторы. Бүген, ике гасыр узгач, аның исеме яңадан Чистай белән Кытайны тоташтыра.

 

Фото: Динара Җәләлова
Фото: Динара Җәләлова

 

Аудитория диварындагы язу нәрсәне аңлата?

 

– «Меңнәрчә чакрымга сузылган юл беренче адымнан башлана» («Путь в тысячу ли начинается с первого шага» Лао-цзы). Бу сүзләр безнең нәрсә эшләгәнебезнең асылын төгәл чагылдыра. Яңа аудитория – белем алу киңлеге генә түгел, ә Көнчыгышның Көнбатыш белән очрашкан урыны да.

 

Фото: аудитория диварындагы язу
Фото: аудитория диварындагы язу

 

Аудиториядә картина-символ бар. Аның турында сөйләгез әле.

– Рәсемдә – Сычуань провинциясендәге пагода һәм Чистайдагы Укытучылар йорты арасындагы символик күпер. Пагодаларда кытайлылар аеруча кыйммәтле реликвияләр саклаганнар, ә Укытучылар йорты тарихи яктан мәгърифәтчелек билгеләнеше булган. Бу картина – безнең төбәкләрнең хезмәттәшлек символы.

 

Фото: Фәрит Мөхәммәтшин
Фото: Фәрит Мөхәммәтшин

 

Йомгаклап нәрсә әйтергә теләр идегез?

 

– Россия һәм Кытай Халык Республикасы университетларының көчләрен берләштерү мәдәниятләрнең үзара үтеп керүендә яңа мөмкинлекләр ача. Бүген, мәгариф өлкәсендә Россия-Кытай хезмәттәшлеге елында, без бу юлдан тагын бер адым ясадык. Меңнәрчә чакрымга юл дәвам итә.

 

Г. Хәйруллина фоторепортажы


Нет комментариев