Җәмгыять

Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 106,5 миллион сумлык азык-төлек сатылган

12 сентябрьдә Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды. Алар Казанның – 14, Яр Чаллының һәм Яшел Үзән районының –икешәр, Түбән Каманың өч мәйданчыгында эшли. Гомуми сату бәясе 106,5 млн сум тәшкил иткән

Кайбер товарлар китерү күләме узган елга караганда арткан: мәсәлән, кәбестә – 31,9 процентка, башка яшелчәләр – 22,2 процентка, сыер ите – 20,8 процентка, он – 17,8 процентка, сөт – 17 процентка. Бал, атланмай һәм кош ите китерү дә арткан.

 

Ярминкәләргә 328 тоннадан артык бәрәңге, 90 тонна суган, 36,1 тонна шикәр комы китерелгән.

 

Продукция китерү өчен 1 015 автомобиль җәлеп ителгән – бу узган елга караганда, 58 машинага күбрәк. Эш «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проекты кысаларында башкарыла.

 

Ярминкәләрдә социаль яктан якланмаган халык өчен чәй эчүләр, концертлар һәм бәйрәм чаралары узды.

Чыганак: НТР 24

 


Нет комментариев