Җәмгыять

Татарстанда өстәмә ял көннәре кемнәргә тиеш

Законда дәүләт бәйрәмнәреннән кала, кайбер категория хезмәткәрләр өчен өстәмә ял көннәре каралган. Кем һәм нинди очракларда бу хокуктан файдалана ала

Ял көнендә эшләгән өчен өстәмә ял

Әгәр хезмәткәргә ял яки бәйрәм көнендә эшләргә туры килсә, ул арттырылган түләү яисә өстәмә ял алырга мөмкин. РФ Хезмәт кодексының 153нче маддәсе нигезендә мондый көннәрдә эш өчен ким дигәндә икеләтә түләнә.

Хезмәткәрне ял яки бәйрәм көнендә эшкә җәлеп итү документаль рәвештә рәсмиләштерелергә тиеш.

 

Инвалид балалар тәрбияләүче әти-әниләре өчен өстәмә ял көннәре

Инвалид балаларның әти-әниләре, шулай ук опекуннар һәм попечительләр ай саен дүрт өстәмә ял көне алырга хокуклы. Мондый мөмкинлек РФ Хезмәт кодексының 262нче маддәсендә каралган.

Бу көннәрне әти-әниләр үзара килешү буенча бүләргә мөмкиннәр. Шул ук вакытта ай дәвамында барлык өстәмә ял көннәреннән аларның берсе дә файдалана ала. Мондый көннәрнең һәркайсында эш бирүче хезмәткәрнең уртача хезмәт хакын саклап кала.

Өстәмә ял көннәрен рәсмиләштерү өчен кадрлар хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә һәм ташламага хокукны раслаучы документлар тапшырырга кирәк.

 

Диспансеризация үтү өчен түләүле көн

Диспансеризация узарга тиешле хезмәткәрләр шулай ук эштән азат итү көненнән файдалана алалар. Мондый көнне бирү ешлыгы хезмәткәрнең яшенә бәйле.

40 яшьтән яшьрәк хезмәткәрләргә диспансерлаштыру өчен түләүле көн өч елга бер тапкыр бирелә. 40 яшьтән алып пенсия алды яшенә җиткәнче бу мөмкинлектән ел саен файдаланырга мөмкин. Пенсионерларга һәм пенсия алды яшендәгеләргә өстәмә түләүле көн елга ике тапкыр бирелә.

Диспансеризация узганнан соң хезмәткәргә эш бирүчегә медицина учреждениесенә бару фактын тиешле белешмә белән расларга кирәк булачак.

 

Донорлар өчен ял көннәре

Донорлар өчен дә ял итү өчен өстәмә вакыт каралган. Донор кан тапшырган көнне, шулай ук кирәкле медицина тикшерүе узган көнне ял итәргә хокуклы. Моннан тыш, хезмәткәргә үзенә уңайлы булган башка вакытта тагын бер ял көне бирелә.

РФ Хезмәт кодексының 186нчы маддәсе бирелгән ял көннәрендә донорның уртача хезмәт хакын саклап калуны күздә тота.

 

Авыл җирендә эшләүче хатын-кызлар өчен өстәмә ял көне

Авыл җирендә эшләүче хатын-кызлар өчен РФ Хезмәт кодексының 263.1 маддәсе нигезендә ай саен бер өстәмә ял көне каралган.

Мондый көн хезмәт хакын саклап калмыйча бирелә. Башкача әйткәндә, эш бирүче хезмәткәрне эштән азат итә, әмма бу өстәмә ял көне өчен түләү башкарылмый.

Чыганак: Татар-информ


Нет комментариев