Җәмгыять

Татарстанда сайлау участогында 96 яшьлек Нина Ефремова гриппка каршы прививка ясаткан

Дәүләт Думасына депутатлар сайлау вакытында Татарстанның Буа районы Раково авылында яшәүче 96 яшьлек Нина Ефремова гриппка каршы прививка ясаткан, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте

Нина Ефремова - хезмәт ветераны. Ул үзенең сәламәтлегенә игътибарлы һәм ел саен гриппка каршы прививка ясата. Моннан тыш, хатын-кыз актив гражданлык позициясен күрсәтә һәм һәрвакыт сайлауларга йөри.

 

Быел сайлау комиссиясе хезмәткәрләре аның өенә барырга тиеш булганнар, әмма Ефремова аларны көтеп тормаган һәм сайлау участогына үзе килгән.

 

Тавыш биргәннән соң, аны табиблар караган һәм гриппка каршы вакцинация үткәргәннәр.

Чыганак: Татар-информ


Нет комментариев