Шәһәр тарихы музеенда “Чистай әлифбасы”н тәкъдим иттеләр
Җәмгыять

Шәһәр тарихы музеенда “Чистай әлифбасы”н тәкъдим иттеләр

Басма авторы – рус теле һәм әдәбияты укытучысы Дания Абдуллина

Шәһәр тарихы музеенда рус телендә дөнья күргән «Чистай әлифбасы» («Азбука Чистополя») исемле китапны тәкъдим итү булды. Әлеге китап шәһәрнең 245 еллыгына багышлана, аның авторы – 1нче лицейның рус теле һәм әдәбияты укытучысы Дания Абдуллина. Ул әлеге чарага килгән кунакларга китапның язылу тарихы турында бәян итте.

Үзенең укучылары белән Дания Дамир кызы төрле темага әлифбалар төзергә тырышып караган. Шулар арасында «Чистай әлифбасы» прототибын да төзү омтылышы булган. Әмма беренче башлангыч проект дәрестән тыш эшләрдә бары иҗади бирем генә булган.

Бервакыт интернетта Дания Дамир кызы Ольга Дмитриева авторлыгында чыккан «К....шәһәре әлифбасы» миниатюр басмага тап булган. Калининград шәһәренең бөтен истәлекле урыннары кергән бу китапның тиражы бары 300данә тәшкил итә. Узган елда Дания Дамир кызы Калининград шәһәрендә була, анда әлеге китапны табып сатып та ала.Аңарда тарихи-мәдәни һәм әдәби мирас­ка акцент белән шуңа охшаш китап чыгару идеясе артканнан-арта. Тышын эшләү һәм эчтәге язуларны барын да ул үз өстенә ала. Быел Шәһәр көне якынлашканда, аның күптән көтелгән хыялы тормышка аша – 500 тиражлы «Чистай әлифбасы» китабы дөнья күрә.

Фото: китап авторы Дания Абдуллина
Фото: китап авторы Дания Абдуллина

 

Китапның битләре шәһәр тарихын бик матур итеп тасвирлап бирәләр. Төсле фотографияләрдән тыш, әлеге басмада автор тарафыннан язылган зур булмаган шигырьләр дә урын алган.

–Беренче хәрефне мин Батырлар Аллеясенә багышларга булдым. Әлеге урын Бөек Ватан сугышы елларында безнең Ватаныбызны саклаган якташлар турында истәлекне саклый. Икенче битемдә бөек химик Александр Михайлович Бутлеров турында яздым, чөнки ул да безнең Чистаебызда туган. «В» хәрефе – суэтем башня. Һәр көн яныннан үткәндә аның белән хозурланып үтәм, – дип үзенең китабы эчтәлегенең үзенчәлекләрен билгеләп үтә Дания Дамир кызы. – Әлеге китапның битләрен актарып, без әлифбаның азагына туктамыйча, шәһәребезнең үткәненнән кызык­лы фактлар да белә алабыз. Минем Чистаебыз кешеләренә һәм килгән кунакларга шәһәребезнең нинди матур, кабатланмас һәм күпкырлы икәнен күрсәтәсем килә.

«Әлифба»ның һәр хәрефе астында истәлекле урыннар, йорт һәм фабрика корпуслары чагылдырылган. Алар сәүдәгәрлекнең җирле сәнәгать үсешенә һәм шәһәрнең иминлеге хакына меценатлыкка зур өлеш кертүләре турында сөйли. Аерым бер битен автор беренче гильдия сәүдәгәре Василий Львовичка, «Ч» хәрефенә башланган фамилияле сәүдәгәргә багышлый. Сез Челышев турында сүз баруын аңлагансыздыр инде.

«М» хәрефе астында – музей-тыюлык, нәкъ менә шушы шәһәр тарихы музеенда тәкъдим итү үтте дә инде.

Чарада мәртә­бәле кунаклар арасында Дания Дамир кызының туганнары һәм якыннары, укучылары, танышлары гына түгел, ә автор белән якыннан таныш булмаган, автор иҗаты аша яңа нәрсәләр белергә теләкләре булган кешеләр дә катнашты.Тәкьдим итү вакытында Дания Дамир кызы Чистай тарихыннан һәм аның истәлекле урыннарыннан кызыклы фактлар белән дә уртаклашты.

Әлеге чара кунаклары автор­ның шигырьләрен мөкиб­бән китеп тыңладылар. Автор адре­сына бик күп җылы сүзләр яңгырады, аңа истәлек бүләкләре һәм чәчәк букетлары тапшырдылар. Очрашу азагында ул барлык теләүчеләргә үзенең култамгасын калдырды.

Дания Дамир кызының «Чис­тай әлифбасы» дип исемләнгән иҗади хезмәте – чистайлыларга һәм шә­һә­ребез кунакларына зур бүләк.


Нет комментариев