Яшьләр үзәгендә «Экстремизмны һәм террорчылыкны профилактикалау» программасы кысаларында чара узды
Профилактика күңелсез дип кем әйткән? «Выбор»яшьләр (үсмерләр) клубы моның киресен исбатлады һәм Чистай районының эшләүче иң актив яшьләрен җыйды.
Катнашучылар өчен уен станцияләре: бер хәрәкәт барысын да хәл итә торган гигант уен һәм барлык команданың да тапкырлыгы таләп ителгән лабиринт әзерләделәр. Болардан тыш яшьләрне тизлеккә һәм логикага корылган сынаулар да көтте.
Чараны оештыручылар тискәре күренешләргә каршы берләшү ул уңай эмоцияләр һәм сәламәт ярыш дәрте икәнен билгеләп үттеләр.
Уен нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләп үтелде:
1 урын – «Восток» мәдәни-ял итү үзәге һәм эшләүче яшьләр Советы активы;
2 урын – «Челтәр компаниясе» филиалы коллективы;
3 урын – КИУның Чистай филиалы коллективы.
Оештыручылар җиңүчеләрне котладылар һәм барлык катнашучыларга рәхмәтләрен белдерделәр, Чистай яшьләренең гел алга омтылуларын билгеләп үттеләр.
Очрашу азагында пилотсыз очкычлар һөҗүме вакытында ничек хәрәкәт итәргә кирәклеге хакында мәгълүмати акция узды.
Нет комментариев