Татарстанда пилотсыз системалар гаскәрләрендә контракт буенча хезмәт итү шартларын аңлаттылар
Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итүнең төп үзенчәлекләренең берсе контрактның бер елдан башлап төзелүендә һәм автомат рәвештә озайтылмавында. Бу хакта «Татар-информ»га Казанда контракт буенча хезмәткә сайлап алу пункты офицеры Виктор Никитин сөйләде
«Теләк булганда кеше срогы беткәч эштән китә ала. Шулай ук пилотсыз системалар гаскәрләренә сайлап алу узган кеше пилотсыз системалар белгечләре өчен программа буенча мәҗбүри рәвештә өйрәнүләр уза. Уку РФ Оборона министрлыгының уку челтәрендә ике ай дәвамында бара», – дип сөйләде Виктор Никитин.
Пилотсыз системалар гаскәрләренә хезмәт итүгә контрактка кул куярга теләүчеләр өчен 117 хезмәте аерым кайнар линия ачты, аңа 117 номерына шалтыратып һәм 4 төймәсенә басып эләгергә мөмкин. Әгәр дә кандидат беренчел параметрлар буенча пилотсыз системалар гаскәрләренә контракт төзү өчен туры килә икән, аның контакт мәгълүматларын белгечкә сайлап алу пунктына тапшырачаклар.
Моннан тыш, хәрби хезмәткәрне башка гаскәрләргә күчермәячәкләр, укыту Татарстан белән күрше төбәкләрдә узачак.
Татарстан Республикасында РФ Оборона министрлыгы белән контрактка кул кую, өстәмә премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында күбрәк heroes-tatarstan.ru. сайтында белергә мөмкин.
Шулай ук контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; тел. (843) 221 44 52.
Башка төбәкләрдә яшәүчеләргә 8 800 222 59 00 яки кол-үзәкнең төбәкара номеры – 117 буенча шалтыратырга кирәк.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев