Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда маркировкаланырга тиеш булмаган һөнәрчеләр ясаган әйберләр исемлеген расладылар

Татарстанда һөнәрчелек эшчәнлеге субъектларының мәҗбүри рәвештә идентификация чаралары белән маркировкаланырга тиеш булмаган әйберләр исемлеген расладылар. Республика Министрлар Кабинетының тиешле карарын ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады

Маркировкалаудан азат ителгән һөнәрчеләр ясаган әйберләр исемлегенә беренче чиратта төрле кием-салым әйберләре кертелгән. Сүз, аерым алганда, табигый яки композицион күннән (эш киемнәрен дә кертеп) тегелгән киемнәр, трикотаж блузкалар һәм блузоннар, пальто, ярымпальто, япмалар, плащлар, курткалар (шул исәптән чаңгы курткалары), ветровкалар, штормовкалар, ир-атлар трикотаж күлмәкләре, ясалма мехтан һәм фетрдан тегелгән өске кием, тукылмаган материаллар һәм башкалар турында сүз бара.

 

Моннан тыш, исемлеккә ир-ат күлмәкләре, хатын-кызлар блузкалары һәм блузоннар, шәлләр, шарфлар, кашне, мантилья, вуальләр, галстуклар, күбәләк галстуклар һәм яулыклар, спорт һәм чаңгы костюмнары (трикотажны да кертеп), пиджаклар, блайзерлар, чалбарлар, комбинезоннар, бриджилар, жакетлар, күлмәкләр, итәкләр һәм чалбар-итәкләр (трикотажны да кертеп), свитерлар, пуловерлар, кардиганнар һәм жилетлар керә.

 

Моннан тыш, исемлеккә майкалар, фуфайкалар, кальсоннар, эчке киемнәр, пижамалар, өйдә киеп йөри торган халатлар, чалбарлар, пеньюарлар, эчке күлмәкләр, балалар киемнәре, су коену костюмнары, колготкалар, оеклар, гольфлар, оекбашлар, перчаткалар, бияләйләр, бюстгальтерлар, билбаулар, корсетлар, бәйләвечләр, гетрлар, гамаш, эшләпәләр һәм башка баш киемнәре кергән.

Һөнәрчеләргә шулай ук урын-җир, ашханә, бәдрәф һәм аш-су бүлмәсе өчен әйберләрне, аяк киеме товарларын маркировкаларга кирәкми.

Карарның үтәлешен контрольдә тоту ТР Икътисад министрлыгына йөкләнгән.

Чыганак: «Татар-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев