Татарстанда «Урал» М5 федераль трассасында вакытлыча чикләүләр кертелде. 1194нче чакрымнан 1363нче чакрымга кадәрге участокта йөк автомобильләре һәм автобуслар хәрәкәте чикләнде. Бу хакта ТР Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр
Чикләүләр дүрт участокта гамәлдә: өч участокта – Бөгелмә районында (гомуми озынлыгы 7,5 км) һәм бер участокта – Баулы районында (22,5 км).
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе мәгълүматлары буенча, хәрәкәтне 2 февральдә 12.00 сәгатьтә торгызырга планлаштыралар, әмма һава торышы аркасында сроклар үзгәрергә мөмкин.
Чаралар һава торышы һәм юл шартлары катлаулы булу сәбәпле кабул ителде. Машина йөртүчеләрне чикләүләрне исәпкә алуларын һәм альтернатив маршрутларны сайлауларын сорыйлар.
Чыганак: «Татар-информ»
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев