...
Татарстан Прокуратурасы киберҗинаятьчелеккә каршы көрәшкә нәтиҗә ясады. «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Эчке эшләр органнарында тикшерүгә күзәтчелек итү бүлеге прокуроры Алмаз Фәттахов хәбәр иткәнчә, Интернет челтәрендә җинаятьләрне ачу 25 процентка якынлашкан.
2026 елның сигез аенда республикада 10,5 мең интернет-җинаять теркәлгән, бу узган ел белән чагыштырганда, 42 процентка кимрәк (бер ел элек бу күрсәткеч 18 меңнән артык булган). Киберҗинаятьчелек структурасында мошенниклык алда бара – 5,5 меңнән артык очрак. Аннары урлашулар (1,5 меңнән артык) һәм компьютер мәгълүматларына хокуксыз ия булу (783 очрак).
Чыганак: Казанские ведомости
Нет комментариев