15 сентябрьдән республикада мехлы хайваннар һәм пошиларның кайбер төрләренә ау сезоны башланды. Бу хакта Биологик ресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты хәбәр итә
Куян, төлке, шулай ук төрле яшьтәге пошиларны ауларга мөмкин. Мехлы җәнлекләрне 2027 елның 28 февраленә кадәр аулау рөхсәт ителә. Пошига ау 2027 елның 10 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.
Ведомствода аучыларга ау кагыйдәләрен, рөхсәт ителгән табыш нормаларын һәм утлы корал белән эш иткәндә куркынычсызлык чараларын төгәл үтәргә кирәклеге турында искәрттеләр.
Чыганак: Казанские ведомости
Нет комментариев