Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов һәм митрополит Кирилл хәрбиләргә ярдәм итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл белән очрашты. Очрашу республика Хөкүмәте йортында узды, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте

Рөстәм Миңнеханов һәм митрополит Кирилл Татарстан митрополиясенең агымдагы эшчәнлеге, республикада милләтара һәм динара татулыкны ныгыту тармагында хезмәттәшлек, дини объектларны алга таба торгызу буенча уртак эш турында фикер алыштылар.

 

Очрашуда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм Россиянең яңа төбәкләрендә яшәүчеләргә ярдәм итү мәсьәләләре, шулай ук Татарстан мәхәлләләренең гуманитар миссиядә катнашуына аерым игътибар бирелде.

Чыганак: Татар-информ


Нет комментариев