Муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов атналык аппарат киңәшмәсе үткәрде. Анда «Бердәмлек» социаль юнәлешле коммерцияви булмаган оешмаларның ресурс үзәге эшчәнлеге, агросәнәгать комплексындагы эшләрнең торышы һәм узган атнадагы оператив вәзгыять каралды
Ресурс үзәге – гражданнарның инициативаларын үстерүнең таяну ноктасы
«Бердәмлек» социаль юнәлешле коммерцияви булмаган оешмаларның ресурс үзәге эшчәнлеге турында аның директоры, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы, коммерцияви булмаган оешмаларны һәм волонтерлыкны үстерү комиссиясе әгъзасы Софья Хәсәнова хәбәр итте.
– Муниципальара ресурс үзәге бүген безнең районның гына түгел, ә республиканың Кама аръягы зонасындагы 7 күрше муниципаль берәмлекнең гражданлык инициативаларын үстерүдә таяну ноктасы булып тора, – дип билгеләп үтте ул.
Хисап чорында үзәкнең эше 4 база юнәлеше: консультация һәм методик ярдәм, грант акчаларын җәлеп итү, белем бирү программалары, мәгълүмати үсеш буенча төзелгән.
Чистай муниципаль районында грант инвестицияләрен җәлеп итүдә һәм үстерүдә «Камалия» ял итү-үсеш үзәге, Уракчы авылы мәчете, мөхтәсибәт, «Бердәмлек» ресурс үзәге лидерлар булып торалар.
Ресурс үзәгенең якындагы планнарында «Изге эшләр географиясе» грант проекты кысаларында масштаблы чара – «Бердәмлек» ресурс үзәге җаваплылыгы зонасына керүче районнарның коммерцияви булмаган оешмаларның иң яхшы практикаларын тиражлау.
Бәрәңге алуда 4 комбайн эшли
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү бүлеге җитәкчесе районның аграр секторындагы эшләрнең торышы турында доклад белән чыгыш ясады. Кырларда урып-җыю эшләре дәвам итә: бөртекле һәм техник культураларның шактый мәйданнарын җыеп аласы бар.
Бәрәңге алу активлашкан: бүгенге көндә 4 комбайн эшли. Шулай ук кишер һәм аш чөгендере алу дәвам итә.
Бер үк вакытта көзге культуралар чәчү, туфракны төп эшкәртү һәм терлек азыгы әзерләү эшләре алып барыла.
Узган атнада районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре 435 тонна сөт савып алганнар, шуның 412 тоннасы сатылган. Сөтнең уртача бәясе бер килограмм өчен 32 сум 20 тиен тәшкил иткән.
Сводкада – шартлаткыч матдәләрне һәм сугыш кирәк-яракларын саклау очраклары
Оператив сводканы Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге полиция начальнигы урынбасары Антон Ерашов тәкъдим итте. Бер атна эчендә район территориясендә өч җинаять теркәлгән, алар арасында шартлаткыч матдәләр һәм сугыш кирәк-яраклары саклау, урлашу очраклары да бар.
Юлларда 22 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан. ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 98 кешене җаваплылыкка тартканнар, 1 машина йөртүче исерек килеш автомобиль йөрткән өчен тоткарланган. Бер атна эчендә 110 кеше административ җаваплылыкка тартылган.
Башлык грант конкурсларында катнашырга чакырды һәм сайлаулар турында искә төшерде
Киңәшмәне тәмамлап, район башлыгы Дмитрий Иванов чистайлыларга грант конкурсларында активрак катнашырга чакырды. Аның сүзләренә караганда, грант акчалары – туган шәһәребез һәм районыбыз хакына файдалы җирле инициативаларны тормышка ашыруда нәтиҗәле корал.
Моннан тыш, район җитәкчесе РФ Дәүләт Думасына сайлаулар турында да искә төшерде. Ул аларны тиешле дәрәҗәдә оештырырга һәм һәр сайлау участогында өстәмә иминлек чаралары күрергә кушты.
Нет комментариев