Татарстанда 215 торак пунктта почта бүлекчәләрен модернизациялиләр
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Россия Почтасы» генераль директоры Михаил Волков республиканың авыл торак пунктларында почта инфраструктурасын модернизацияләүне күздә тоткан үзара хезмәттәшлек турындагы килешүгә өстәмә имзаладылар. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә
Миңнеханов һәм Волков очрашуы Татарстан Хөкүмәте Йортында узды. Имзаланган документ нигезендә, «Россия Почтасы» республиканың ким дигәндә 115 авыл торак пунктында гамәлдәге почта бүлекчәләрен ремонтлаячак яки тиз төзелә торган конструкцияләрдән яңаларын урнаштырачак.
Тагын кимендә 100 торак пунктта ремонтны яисә яңа бүлекләр урнаштыруны финанслауны Татарстан тәэмин итәчәк. Чаралар авыл почта бүлекчәләрен модернизацияләүнең адреслы программасына кертеләчәк, аны РФ Президенты Владимир Путин кушуы буенча «Россия Почтасы» 2022 елдан гамәлгә ашыра.
Соңгы дүрт елда Татарстанда 88 авыл бүлекчәсе модернизацияләнде. 2024 елда «Россия Почтасы» 15 объектны яңартты, тагын 15 бүлекчә республика бюджеты хисабына яңартылды.
Яңартылган бүлекләр стандарт почта хезмәтләрен генә күрсәтмиләр. Аларда «Дәүләт хезмәтләре»ндә хисап язмасын расларга, шулай ук кан басымын, тән температурасын һәм кандагы кислород дәрәҗәсен мөстәкыйль үлчәү өчен җиһазландырылган сәламәтлек почмакларыннан файдаланырга мөмкин.
Татарстанда «Россия Почтасы»ның барлыгы 1 112 стационар бүлекчәсе эшли, шуларның 830ы авыл җирлегендә урнашкан. Моннан тыш, 29 күчмә бүлекчә даими офислары булмаган торак пунктларга хезмәт күрсәтә.
Почта бүлекчәләре социаль инфраструктура объектлары функцияләрен үтиләр. Халык хатлар һәм посылкалар җибәрә һәм ала, коммуналь хезмәтләр өчен түли, язылу рәсмиләштерә һәм кирәкле товарлар сатып ала ала.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев