Чистай лицейчылары юл йөрү кагыйдәләрен кабатладылар
Җәмгыять

Чистай лицейчылары юл йөрү кагыйдәләрен кабатладылар

2нче номерлы лицей укучылары өчен танып белү очрашуы оештырдылар

Чистайда 2нче лицей укучылары уен чараларында катнаштылар. Аларны «Юл йөрү иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең кисәтү бүлеге начальнигы Светлана Рясова оештырды. Очрашу «Лидер» спорт комплексы янындагы мәйданчыкта мотосезонны тантаналы ябу көнендә узды.

Уеннар барышында укучылар механик транспорт чараларын кулланып, юл йөрү кагыйдәләрен, шулай ук юл билгеләренең исемнәрен һәм билгеләнешләрен кабатладылар.

Укучылар өчен практик дәресләрне мотоберләшмә вәкилләре уздырдылар. Алар мотоциклчылар экипировкаларын тәкъдим иттеләр, аларның ни өчен кирәкле булуларын һәм алардан ничек файдаланырга мөмкин булуы турында аңлаттылар.

 

Фото: мәктәп укучылары мотоциклчы экипировкасын киеп карыйлар
Фото: мәктәп укучылары мотоциклчы экипировкасын киеп карыйлар

 

Чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Светлана Рясова мотоциклчыларның автомобильчеләр кебек үк юл хәрәкәтендә катнашучылар икәннәренә басым ясады. Ул тизлек режимын саклауның мөһимлеген һәм кагыйдәләрне бозмыйча йөрергә кирәклеген ассызыклады, шулай ук механик транспорт чаралары белән билгеле бер яшькә җиткәч, машина йөртү таныклыгы алганнан соң гына идарә итәргә яравы турында искә төшерде.


Нет комментариев