Татарстанда 2026 елда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектына 7,5 млрд сум акча тотылачак
2026 елда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга Татарстанда 7,5 млрд сумнан артык акча каралган. Республика Икътисад министрлыгы мәгълүматларына караганда, 5,8 млрд сумнан артыгы – федераль бюджеттан, 1,7 млрд сум тирәсе – республика бюджетыннан бирелә
Акча 38 мәгариф учреждениесенә һәм бер Яшьләр үзәгенә капиталь ремонт ясауга тотылачак. Шулай ук мәктәпләрне «Иминлек нигезләре һәм Ватанны саклау» һәм «Хезмәт» фәннәрен укыту өчен җиһазлар белән тәэмин итәчәкләр.
Укытучыларга сыйныф җитәкчелеге, тәрбия һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек өчен айлык түләүләр дәвам итәчәк. Авыл торак пунктларына эшкә күченгән укытучылар аерым түләүләр алачак.
Моннан тыш, яшьләр сәясәтен комплекслы үстерү һәм волонтерларга ярдәм итү программасын финанслауда катнашу каралган. Планда – инвалидлык алган махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында һөнәри осталык буенча чемпионат уздыру.
2025 елда илкүләм проект кысаларында һәрберсе 1 224 урынга исәпләнгән Чаллы һәм Казанда ике мәктәп төзелде. Тагын ун мәктәп ремонтланды.
Шулай ук тәрбия һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча директор киңәшчеләре айлык түләүләр белән тәэмин ителде, ә авыл торак пунктларына күченгән укытучыларга сыйныф җитәкчелеге өчен түләүләр бирелде. Әлеге түләүләрнең гомуми суммасы якынча 3,7 млн сум тәшкил иткән.
Республикада ел саен үткәрелә торган «Игелекле эшләр төбәге» Бөтенроссия иң яхшы төбәк практикалары конкурсы кысаларында волонтерларга ярдәм итү чаралары гамәлгә ашырылды.
2025 елда илкүләм проектлар ярдәмендә Татарстанда 468 капиталь төзелеш объекты төзелде, капиталь ремонтланды һәм модернизацияләнде. Республикада илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга барлыгы 46,4 млрд сум юнәлдерелгән.
2026 елда Татарстан 12 илкүләм проект составына кергән 45 төбәк проектында катнашуын дәвам итә.
Агымдагы елда республикада илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 54 млрд сумга якын акча юнәлдерү планлаштырыла. Шуның 28,8 млрд сумы – федераль бюджеттан, 25 млрд сумы республика бюджетыннан.
Моннан тыш, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык Россия Цифрлар министрлыгы белән берлектә «Мөмкинлекләр навигаторы» проектын гамәлгә ашыра. Сервис Дәүләт хезмәтләре порталында урнашкан. Бу 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр өчен түләүсез сервислар агрегаторы, ул ил төбәкләрендә чаралар, форумнар, конкурслар һәм ярдәм чараларын табарга ярдәм итә.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев