Татарстан спорт тармагының 18 вәкиле электрон Мактау тактасына кандидат була ала
Татарстан Республикасы спорт министрлыгы Татарстан Республикасының электрон Мактау тактасына кертү өчен кандидатлар исемлеген төзеде. Исемлеккә республиканың 10 оешмасыннан 18 кеше кергән.
Дәгъвачылар исәбенә ТР Спорт министрлыгының үз хезмәткәрләре дә, ведомство буйсынуындагы учреждениеләр хезмәткәрләре дә кергән. Алар арасында – Спорт сарае, «Батыр», «Акватика», Р.Г. Нәҗметдинов исемендәге шахмат, шашка буенча олимпия резервындагы республика спорт мәктәпләре, спорт әзерлеге үзәге, көрәш буенча олимпия резервындагы республика спорт мәктәпләре, олимпия резервлы Казан училищесы, Әлмәт физик культура һәм спорт көллияте, шулай ук «Маяк» спорт комплексы вәкилләре бар.
Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов билгеләп үткәнчә, бүләкләүнең яңа формасы тармак өчен аерым әһәмияткә ия.
– Татарстан Республикасының электрон Мактау тактасы – традициягә хөрмәт күрсәтү генә түгел, ә җәмәгатьчелек тарафыннан танылуның яңа цифрлы форматы, ул республикада хезмәтне бәяләүгә карашны үзгәртә. Һәр көнне үз хезмәтләре белән спортчыларыбызның җиңүләре өчен шартлар тудыручы спорт тармагы хезмәткәрләре өчен мондый Мактау тактасына эләгү аларның спортчыларны тәрбияләүгә һәм төбәктә физик культураны үстерүгә керткән өлешләрен тану дәлиле булачак дип ышанам, – дип ассызыклады ведомство башлыгы.
Профильле министрлык төзегән исемлектә төрле категория белгечләре: җитәкчеләр (39%), баш белгечләр (44%) һәм эшче һөнәрләр вәкилләре (17%) бар. Оештыручылар фикеренчә, мондый бүленеш спорт өлкәсенең күпкырлылыгын һәм аның һәр хезмәткәренең хезмәтенең мөһимлеген чагылдыра.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев