Татарстан Росреестры каршындагы Иҗтимагый совет күчемсез милекне мошенниклардан яклау темасы буенча фикер алышты
Җәмгыять

Татарстан Росреестры каршындагы Иҗтимагый совет күчемсез милекне мошенниклардан яклау темасы буенча фикер алышты

Күчемсез милекне мошенниклардан яклау турындагы доклад белән чыгыш ясаганда, күчемсез милекне дәүләт теркәве бүлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Светлана Потапова Иҗтимагый совет әгъзаларына хокукларны теркәүнең заманча системасының ничек төзелүен, гражданнарның милек хокукын яклау буенча нинди реформалар гамәлгә ашырылуын һәм торак сатып алучыларны өстәмә яклау максатларында ведомство тарафыннан бүген нинди эш башкарылуын аңлатты.

Ведомство вәкиле билгеләп үткәнчә, күчемсез милеккә хокукларны теркәү системасы Россиядә 1998 елдан бирле эшли. 27 ел эчендә ул күчемсез милек базарында гражданнар әйләнешенең тотрыклылыгын, хезмәтләр алу уңайлылыгын тәэмин итү һәм гражданнарның милек хокукларын яклау максатларында шактый камилләштерелгән.

 

«Чыннан да, без фикер алыша торган проблема бик актуаль. Әмма шуны аңлау мөһим, мошенниклык һәм торак сатып алучыларны алдау очраклары теркәү системасына кагылмый. Сүз алга таба акча белән эш итү һәм аларны мошенникларга тапшыру турында бара, ә бу теркәлү органы компетенциясеннән читтә тора. Хокукларны дәүләт теркәүчесе тапшырылган документларга гамәлдәге законнарда билгеләнгән чикләрдә хокукый экспертиза ясый һәм хокук саклау органнары эшен алыштырырга хокуклы түгел», – дип ассызыклады Светлана Потапова.

 

Шуңа да карамастан, күчемсез милек белән алыш-бирешләр ясаганда гражданлык хокук мөнәсәбәтләрендә катнашучыларны өстәмә яклау максатларында хәзерге вакытта Росреестр тарафыннан төрле юнәлешләр буенча эшчәнлек оештырылган, шул исәптән закон нигезләмәләрен камилләштерүгә юнәлдерелгән закон инициативаларын әзерләүдә катнашу. Алар тулысынча раслаган очракта өстәмә яклау чаралары турындагы мәгълүмат җәмәгатьчелеккә җиткереләчәк.

 

Гамәлдәге чаралар турында гражданнар өчен эшләнгән белешмәлектән белергә мөмкин, аны Росреестр күчемсез милек сатып алганда мошенниклык схемаларын гамәлгә ашыру турындагы хәбәрләргә бәйле рәвештә яңарткан. Кулланма гади һәм аңлаешлы формада торак сатып алу алдыннан нәрсәгә игътибар итәргә, сатучыдан нинди өстәмә документлар сорарга кирәклеген, сату-алу килешүендә нәрсәне исәпкә алырга һәм кибермошенниклар белән көрәштә нинди чаралар ярдәм итәчәген сөйли. Белешмәлекне Росреестр сайтында «Ачык хезмәт» – «Күчемсез милек турындагы законнарны күзәтү» – «Күчемсез милекне мошенниклардан ничек якларга» бүлегендә кулланып була.

Матбугат хезмәте

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев