Тарихи биналарны ничек тормышка кайтаралар: район башлыгы Дмитрий Иванов белән әңгәмә
...
Ачык һавадагы музей – Чистайны очраклы гына шулай атамыйлар. XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы сәүдәгәрләр йортлары урнашкан шәһәрнең тарихи үзәге үткән чор рухын саклаган бердәм архитектура ансамбле булып санала. Әмма вакыт аяусыз: кайчандыр бай булган бу биналарның кайберләре хәзер начар хәлдә.
Шул ук вакытта шәһәр үзе турында туристлык юнәлеше буларак активрак белдерә, ә яңа пассажир причалын ачу аңа кызыксынуны көчәйтте генә. Борынгы һәйкәлләрне тузган биналардан гамәлдәге объектларга – кунакханәләргә, музейларга, офисларга әйләндереп, ничек тормышка кайтарырга? Инвесторларга нинди ярдәм чаралары бар? Бу хакта без Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов белән сөйләштек.
– Дмитрий Алексеевич, бүгенге көндә шәһәрдә ничә мәдәни мирас объекты бар һәм алар ни хәлдә?
– Чистай территориясендә барлыгы 205 мәдәни мирас объекты урнашкан. Бу без сакларга тиешле бай мирас.
– Ә ничә объектның торышы канәгатьләнерлек түгел һәм шәһәрнең аларны коткару планы бармы?
– 2018-2023 елларда авария хәлендәге торакны кыскарту программасы кысаларында шәһәрнең үзәк өлешендә тарихи яисә мәдәни кыйммәткә ия булган 41 бинадан кешеләр күчерелде. Шуларның 32се – мәдәни мирас объекты. Хәлләре канәгатьләнерлек булмаган 14 мәдәни мирас объекты инвесторларга торгызу өчен тапшырылды, 18 объект хосусыйлаштыру планына кертелгән һәм «шартлы сум» программасы буенча сатуга тәкъдим ителә.
– Иске биналарга акча кертергә әзер булган инвесторларга бүген нинди ташламалы шартлар тәкъдим ителә һәм аларны ничек алырга?
– Тарихи йортны торгызуның чыгымлы бурыч икәнен аңлыйбыз, шуңа күрә ярдәм чаралары системасын эшләдек. Иң элек һәр объект өчен торгызуның эскиз проектлары әзерләнгән, бу проектлауга чыгымнарны сизелерлек киметә. Мондый бинаны сатып алганда инвестор елына бер сумга арендага җир участогы ала. Моннан тыш, мәдәни мирас объектларын саклау проектларын ташламалы кредитлау буенча федераль программа эшли. Тулырак мәгълүмат наследие.дом.рф порталында тәкъдим ителә.
– Әгәр инвестор үз йөкләмәләрен үтәмәсә, нәрсә була? Нинди санкцияләр каралган?
– Саклау йөкләмәсендә язылган сроклар яисә шартлар бозылган очракта, килешү суд аша өзелә. Объект муниципаль милеккә, керткән акчаны компенсацияләмичә, кире кайтарыла. Моннан тыш, аннан бинаның кадастр бәясенең 5 проценты күләмендә штраф түләтелә. Шуннан соң объект яңадан сатуга куела.
– Чистайда авария хәлендәге бинаның тулы канлы эшләүче объектка әверелүнең уңышлы мисаллары бармы?
– Әйе, мондый мисаллар бар һәм бу программаның эшләвенә иң яхшы дәлил. Мәсәлән, Карл Маркс урамындагы 66нчы йортны (XX гасыр башы торак йорты) бүген «Вента» ТК ширкәте били. Бебель урамы, 126нчы йортта (XIX гасыр уртасындагы торак йорт) хәзер офис үзәге урнашкан, милекче Г.П. Трошина. Нариманов урамы, 85нче йортта (XIX гасыр мәдрәсәсе бинасы) «Камалия» ял итү-үстерү үзәге уңышлы эшли, бинаның хуҗасы Чистай мөхтәсибәте. Ә Карл Маркс урамындагы 43нче йортта (XIX гасыр уртасындагы торак йорт) «Гиперион» ширкәте компаниясе офисы эшли – милекчесе Д.А. Бобков. Бу берничә уңай мисал гына, әмма алар тарихи биналарның киләчәге барлыгын ачык күрсәтә.
– Ә тарихи үзәкнең кайсы объектлары бүген иң зур борчу тудыра, шул ук вакытта инвесторлар өчен югары потенциалга ия?
– Иң катлаулы вәзгыять XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы агач йортлар белән бәйле. Нәкъ менә алар аеруча начар хәлдә. Аларның күбесе 18 тапкыр сатуга чыгарылган, ләкин үз сатып алучысын таба алмаган. Шул ук вакытта яңа пассажир причалы ачылу белән Чистайга туристлар агымы шактый артты, димәк, бу объектларның инвестицион җәлеп итүчәнлеге арта гына бара. Аларга акча кертергә генә түгел, ә безнең шәһәр тарихының бер өлеше булырга теләүчеләр игътибар итәр әле дип ышанам.
– Әңгәмә өчен рәхмәт, Дмитрий Алексеевич!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев