Федераль ташламалардан файдаланучыларның киләсе елда социаль пакетны нинди төрдә - социаль хезмәтләр җыелмасы яки аның урынына акча алачакларын билгеләр өчен бер айдан азрак вакыт калып бара. Без чистайлылар арасында шушы темага сораштыру үткәрдек.
Петр Борисович, лаеклы ялда:
– Мин һәрвакыт социаль хезмәтләр җыелмасын сайлыйм. Социаль пакеттан бервакытта да баш тартмадым һәм тартмаячакмын дип уйлыйм. Берничә ел элек мин катлаулы операция кичердем. Даими дәвалану өчен миңа кыйммәтле дарулар кирәк. Алар социаль пакетка керәләр һәм мин аларны бушлай алам. Моннан тыш, санаторияләргә йөрим, анда шулай ук бушлай тернәкләнү үтәм. Минем өчен социаль пакет акчадан файдалырак.
Светлана Миңнекиева, шәһәр инвалидлар җәмгыяте әгъзасы:
– Мин балачактан ук күз күреме буенча инвалид. Социаль пакетны һәрвакыт акчалата алам. Быел да үз фикеремне үзгәртергә җыенмыйм. Вакыт-вакыт миңа кирәге чыккан дарулар кыйммәт тормыйлар, аларны үзем дә сатып ала алам. Ә санаторияләргә мин йөрмим.
Елизавета Сорокина, сәүдә хезмәткәре:
– Мин социаль хезмәтләр җыелмасы тиеш булган кешеләр категориясенә кермим. Әмма дәүләт тарафыннан бушлай бирелә торган дарулардан һәм санаторияләргә юлламалардан баш тартырга кирәк түгел дип уйлыйм. Кешеләр акча сайлаган очракта, аны билгеләнеше буенча файдаланмау куркынычы барлыкка килә. Акчаның ташламалардан файдаланучыга түгел, ә аның туганнарына яки мошенникларга бирелү очраклары да бар бит.
Әхәт Гафуров, бухгалтер:
– Социаль хезмәтләр җыелмасын мин акчалата алам. Миңа дару күп кирәкми, хәер, санаторийга юллама алу да җиңел түгел, чират зур. Шуңа күрә социаль пакеттан баш тартам. Әмма кешенең диабет яки башка куркыныч авырулары бар икән, бушлай дарудан баш тартырга кирәк түгел.
Нурия Әхмәтшина, 41нче үзәк район дәваханәсе мөдире:
– Мин социаль пакеттан баш тартучы ташламалардан файдаланучыларны аңламыйм. Бу бит рецепт буенча бушлай дару препаратлары алу гарантиясе. Алар безнең дәваханәгә тотрыклы рәвештә, Чистай үзәк район дәваханәсе тапшырган заявка нигезендә кайталар. Акча файдасына социаль пакеттан баш тартып, кешеләр бүген сәламәтлекләре ярыйсы булса да, иртәгә аның үзгәрергә мөмкин булуы һәм аларга препаратлар кулланырга кирәк булачагы турында уйланмыйлар. Һәм социаль пакеттан баш тарткан очракта, ул даруларны (ә алар, нигездә, кыйммәтле) үз акчаларына сатып алырга туры киләчәк.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев