Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәһәрнең 18 урамында яңа тротуарлар барлыкка килде

...

Җәйдән башлап шәһәрдә юл-төзелеш эшләре актив алып барыла. 18 урамда яңа тротуарлар барлыкка килде яки салына.
— Соңгы елларда без тротуарлар төзү белән актив шөгыльләнәбез. Аларның күбесе халык мөрәҗәгатьләре буенча төзелә, шәһәрлеләрнең үтенечләрен һәм теләкләрен исәпкә алабыз. Берьюлы барысын да эшләп булмый, әмма ел саен без иң куркыныч һәм кирәкле участокларда эшләр алып барабыз, — дип сөйли шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Рәхимов. — Финанслау ике чыганактан: муниципалитет (ул быел юлларны ремонтлауга 123 миллион сумнан артык акча бүлеп бирде) һәм республика акчаларыннан башкарыла.
Шәһәр буйлап йөргәндә кайбер урамнарда тротуарларны төзекләндерү төгәлләнгәнен күреп була һәм җирле халык бу төзекләндерү нәтиҗәләрен бәяләргә өлгергән инде.
— Безнең шәһәрдә яңа тротуарлар төзелүе сөендерә. Алар белән күпкә уңайлырак һәм куркынычсызрак! Бигрәк тә кечкенә балалар белән йөрергә уңайлы. Асфальт тигез, колясканы этеп йөрү авырлыклар тудырмый, — дип уртаклаша яшәүчеләрнең берсе Милана Иванова.
— Медиклар йорты микрорайонында, Энгельс урамында яңа тротуарлар салынуына мин бик шат. Элек урман буенда тротуар юк иде һәм җәяүлеләргә юл буйлап йөрергә туры килде, — дип билгеләп үтә Сергей Новиков.
Муниципалитетта хәбәр итүләренчә, юл эшләре ел ахырына кадәр дәвам итәчәк.
Яңа тротуар салынган (яисә салына торган) урамнар: Вотяков, Гафури, Ибраһимов, Комсомольская, Кошевой, Красноармейская, Курченко, Маринин, К.Маркс, Мебельная, Мир, Нариманов, Полющенков, Пушкин, Радищев, Энгельс, Чернышевский, Җиңүнең 40 еллыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев