Рөстәм Миңнеханов Казан дәваханәләрендәге чиратны һәм пациентларга мөнәсәбәтне тәнкыйтьләде
2025 елда медицина учреждениеләре эше буенча 11 мең мөрәҗәгать килгән, шул ук вакытта Казанның 13 медицина учреждениесенә шәһәр халкы тарафыннан иң түбән бәя бирелгән. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәр Думасы сессиясендә белдерде
«Матди база буенча барысы да яхшы бара, әмма дәгъвалар күп. Сәламәтлек саклау министрлыгы, мөгаен, мондадыр. Әйдәгез, шәһәр белән бергә оешыгыз. Без акча кертәбез, ә урыннарда кешеләр моны сизмиләр», – дип белдерде ТР Рәисе.
Төп дәгъвалар: чиратта озак көтү, шулай ук регистратураның, шәфкать туташларының һәм табибларның мөнәсәбәте.
Шул ук вакытта Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, республикада халык арасында үлүчеләр саны кимегән. Татарстан ил күләмендә түбән күрсәткечләр буенча егермелеккә керә һәм округ буенча беренче урында тора.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев