Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Родион Панин һәм Кәрим Мөхетдинов республика олимпиадаларында җиңүчеләр булдылар

Безнекеләрне бел!

3нче номерлы гимназиянең 10нчы сыйныф укучысы Родион Панин «Олимпка юл» олимпиадасының йомгаклау этабында катнашучыларның иң яхшылары рәтенә керде.

Казанда мәктәп укучыларының республика олимпиадаларында җиңүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында 3нче номерлы гимназиянең 10нчы сыйныф укучысы Родион Панин да бар. Ул «Олимпка юл» республика олимпиадасының йомгаклау этабында җиңү яулаган.

Родион физика һәм математика буенча биремнәрне уңышлы үтәгән. Соңгы елларда Родион 4 тапкыр республика һәм төбәк этапларында җиңү яулый, 7 тапкыр призер була.

Исегезгә төшерәбез, узган ел Родион «Сириус»та булган (редакциядән: элегрәк сәнгать өлкәсендәге белем бирү программасын биредә Балалар сәнгать мәктәбе укучылары узган иде). Ул физика буенча белем бирү программасын үткән 138 бала арасында була. Кемгәдер математика һәм физика – катлаулы, аңлаешсыз фәннәр, әмма Родион өчен түгел. Егетнең сүзләренә караганда, бу фәннәр белән ул мәктәпкә кадәр үк кызыксына башлаган.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының «Олимпка юл» олимпиадасында җиңгән өчен Рәхмәт хатлары Родионның укытучылары Николай Михайлович Ивановка һәм Олег Анатольевич Панинга тапшырылды.

– Ел саен гыйнвар аенда мәктәп укучылары арасында математика, физика, химия, инглиз теле буенча «Олимпка юл» республика олимпиадалары уза. Бу уку елында Чистай районы данын шәһәр һәм район мәктәпләреннән, атап әйткәндә, 1нче лицейдан, 3нче гимназиядән, 1нче мәктәптән 13 укучы яклады. Катнашучы мәктәпләр арасында фәннәр буенча призлы урыннарның иң күбе 3нче гимназия укучыларында, – дип мәгълүмат бирде мәгариф идарәсенең мәгълүмати-методик бүлеге начальнигы Ольга Балякина.

Инглиз теле буенча олимпиадада 1нче лицейның 11нче сыйныф укучысы Кәрим Мөхетдинов җиңүче булды. Ул бу фәндә үзен иң яхшы итеп күрсәтте (укытучысы – Эльвира Илдус кызы Гарифуллина).

– Лаеклы бүләк белән чын күңелдән котлыйбыз, җиңүчеләрне һәм призерларны әзерләгән укытучыларга һәм остазларга, һәм, әлбәттә, белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренә һәр балага ярдәм иткәннәре һәм битараф булмаган мөнәсәбәтләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Бу, чыннан да, шундый авыр, әмма мөһим эштә лаеклы бүләк! Барыгызга да нык сәламәтлек, энергия, уңышлар, җиңүләр һәм казанышлар телибез! – дип билгеләп үттеләр мәгариф идарәсендә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев