Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

РФ тикшерү органнары хезмәткәрләре көне белән!

Хөрмәтле тикшерү органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихластан тәбрик итәм.

Тикшерү органнары законлылыкны ныгытуда һәм хокук тәртибен тәэмин итүдә төп рольне уйный. Сезнең оператив һәм сыйфатлы тикшерүегездән, җинаятьләрне нәтиҗәле ача белүегездән һәм ришвәтчелеккә каршы көрәшүегездән барлык хокук саклау системасының эш нәтиҗәләре, аның авторитеты һәм гражданнарга ышанычы тора.

Сез үз хезмәтегездә кулланган югары һөнәрилек, фидакарьлек, игътибарлылык һәм кешеләр хәленә керә белү иң югары бәягә лаек. Тормышыбызның иң авыр минутларында без сезгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәбез.

Сезгә ныклык, уңышлар телибез! Эшегездә куркыныч мизгелләр азайсын иде. Ихлас күңелемнән сезгә һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, яңа үрләр яулавыгызны һәм районыбыз иминлеге хакына куелган бурычларны хәл итүдә уңышлар телим.

Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев