Өч ел элек «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаган шәкертләр Чистай районына сәфәр кылдылар (2нче өлеш)
...
Язмамның бу өлешенә керешкәнче үк күңелемнән рәхәтлекләр кичердем. Күз алдымнан автобус тәрәзәсеннән күренеп калган матур күренешләр үтте. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе яныннан кузгалып киткән күп кеше сыешлы, зур, ап-ак автобусыбыз Тукай урамы буйлап барды да, Камал театрының яңа бинасы яныннан узып, Чистай якларына алып барган юлга чыкты. И җәйге иртәнең матурлыгы, сафлыгы, яшеллеге! Автобус эчендә дә июнь иртәсенең матурлыгына, яктылыгына тәңгәл килгән мохит хөкем сөрә, кичәге көннең онытылмас мизгелләрен искә алу, кичә караган «Мөһаҗирләр» спектакле турында фикер алышу... Үз яныңда үзеңне аңлаган кешеләр булганда гына кичерә торган күңелле, гамьле халәт. Сөйләшәсе, аңлашасы, үз фикерләреңне башкаларга да ишеттерәсе килгән күңел күтәренкелеге. Белем үзләштерү кыенлыкларын, имтихан биргән саен җиңел сулап кую рәхәтлекләрен 4 ел буена уртаклашкан сабакташлар белән бергә җыелганда шулай буладыр ул!
...Фикер алышуның бик җайлы ысулын да таптылар әле. Автобусның алдагы утыргычына утырып, кулга микрофон алып! Сөйләргә дә, фикер уртаклашырга да бик һәвәс кешеләр булып чыктылар әле бу сабакташлар! Нинди генә темалар күтәрмәделәр үз чыгышларында. Күбрәк бүгенге көн өчен Аллаһ Раббыбызга шөкер иттек. Тик бүген шөкер итәрлек тормышка да кара күләгә булып яткан чорлар булган илебез тормышында... Репрессия елларын, сугыш елларын искә алдык... Үз гаиләсе мисалында ул чорларны хәтергә алучылар булды... Мин дә җай чыкканнан файдаланып, авылдашым Рафик хәзрәт Мохтаровның репрессия афәтендә, Свердлау ягындагы төрмәдә ачлыктан вафат булган Сафа бабасының тормышын тасвирлаган язмаларымны укыдым. Исләй авылының төрле һөнәрләр белгән уңган-булган ир-аты, 7 бала атасы, 54 яшендә авылыннан сөрелгән, мәхәлләнең укымышлы, алдынгы карашлы мәзине Сафа Мохтаров турында... Бик дикъкать белән тыңладылар мине. Соңыннан яныма килеп рәхмәт әйтүчеләр дә булды. Рафик кардәшебезгә кагылышлы хәлләрне белдерүегез өчен, үзенең бер дә сөйләгәне булмады, дип... Чыгыш ясаучылар арасында дингә ничек килүләрен сөйләүчеләр дә булды. Шулай ук гыйбрәтле хәлләр. «Октябрь баласы», пионер, комсомол булган буын вәкилләренең тормыш борылышларының берсендә Аллаһ юлына басуы ничек гыйбрәтле булмасын инде?!
Менә шундый җанлы әңгәмәләр эчендә Чистай районының данлыклы авылы – Яуширмәгә килеп кердек без.
Яуширмә авылын Татарстанда гына түгел, бик күп илләрдә беләләр. Чөнки монда халкыбызның асыл затларыннан булган Гаяз Исхакый туып-үскән. Без дә аның исемен яд итәргә – олуглап искә алырга, рухына авылдашлары белән бергәләшеп дога кылырга, аны онытмавыбызны, якын итүебезне белдереп, рухын шатландырырга дигән ният белән килдек аның туган җиренә. Безне монда бик олылап каршы алдылар. Бу очрашу өчен бөтен авыл купкандыр кебек тоелды хәтта.
Ачык йөз, күңелгә хуш килгән сүзләр белән каршылап, тәмле ризыклы мул табыннар оештырулары, данлыклы язучыбыз, җәмәгать эшлеклесе, халкыбызны азат, ирекле тормышта яшәтү уе белән хезмәт куйган, тырышкан сәясәтче Гаяз Исхакый турында белемебезне арттыру өчен тырышканнары өчен Рәхимҗан Галимҗан улы Камаловка (Аксакаллар шурасы рәисе), Миңнехан Сәмигулла улына (имам-хатыйб), Рәсимә Марсель кызы Ибраһимовага (Гаяз Исхакый музей-утары директоры), Гөлүсә Нәҗип кызы Яруллинага (музейның фәнни хезмәткәре, экскурсовод) чиксез рәхмәтләребез булсын!
...Яуширмә музеенда күпне күреп, күпне белеп киттек без. Күп нәрсә турында уйланып. Күңелне баета торган, күп нәрсәгә күзләрне ачкан, күп илләрдә, халыкларда билгеле булган олы шәхес – Гаяз Исхакыйны үстергән халкыбыз белән горурланып!
... Шуны да белдек: Гаяз Исхакый тормышын, аның күңелен, аның теләк-омтылышларын аңлау бик җиңел түгел. Аны аңлау өчен ул кичергәннәрне кичерергә, халыкны аның кебек үк үлеп яратырга, чын сәясәтче булып, алдан күреп эш итә белергә кирәк. Ә бу бик зирәк акыллы кешеләргә генә хас нәрсә... Гаяз Исхакыйның алдан күрү сәләтен күпләр таный кебек. Әсәрләрендә дә шул хактагы уйлар күп... Музейның фәнни җитәкчесе язучының нәселендә дә кирәмәтләр, ягъни вакыйгаларны алдан күрергә сәләтле кешеләр булганлыгын әйтте. Гомумән, язучыга кагылышлы бик гыйбрәтле хәлләр, драматик вакыйгалар ишетәсең бу музейда. Менә кайда ул татар драматургларына илһам чишмәсе! Кызы Сәгадәтнең әтисез үскән еллары... Бер-берсен эзләп, аңлашырга тырышып яшәүләре... Гаяз Исхакый дошманнарының аның энесен үз-үзенә кул салырлык хәлгә җиткерүләре... Күп нәрсәгә күзең ачыла... Күп уйланасың... Рәхмәт, Яуширмә, җаныбызны баеткан өчен!
...Яуширмәдән Чистайга бик ашыгып кайттык. Максатыбыз өйлә намазына өлгереп, аны мөхтәсиб Мөхәммәт хәзрәт имамлыгында бергәләшеп укыйсыбыз килгән иде. Әз генә соңга калдык, тик намазны барыбер Мөхәммәт хәзрәткә оеп дәвам иттек... Ул үзе дә ахырдан: «Аллаһка шөкер, өлгердегез барыбер!» – дип, сөенүен белдерде. Уртак намаз мөселманнарны якынайта шул, егетләребез Мөхәммәт хәзрәтне дә күптән белгән кешеләрдәй сөйләшеп киттеләр. «Нур» мәчетенә исебез китте. Шундый матур, якты, балкып тора! Татарстандагы борынгы мәчетләр рәтендә бит ул да! Мәрҗани мәчете кебек үк сугыш елларында да эшләп торган. Күпне күргән мәчет, димәк: кайгысын да, шатлыгын да!
Мөхәммәт хәзрәт көтелгән, кадерле кунаклар булуыбызга кат-кат басым ясады. Рафик хәзрәтнең кунакларны Чистайга алып кайтасы килгәнлеген мөхтәсибәттә берсүзсез хуплауларын белдерде. Исләй авылы имам-хатыйбы Рафик хәзрәтнең мөхтәсибәт өчен башкарган эшләренең күплеген, мөһимлеген санап күрсәтеп аны мөхтәсибәтнең Мактау кәгазенә лаек икәнлеген ассызыклап, аңа шул бүләкне тапшырды. Бу гамәлне безгә, кунакларга карата да ихтирам күрсәтү, килүебезне хуплау билгесе итеп тә күрдек.
Чистайда кунакларга күрсәтер һәм сөйләр нәрсәләр бик күп икән!
Мәсгут улы Госман килгән кунакларга бик мавыктыргыч итеп Чистайның тарихы турында сөйләде. Бик борынгы шәһәр икән инде Чистай. Халыкның монда борынгы заманнардан бирле тупланып яшәве Җүкәтау дип аталган, Болгар заманнарына ук барып тоташкан казылма урыннар белән да расланган...
...Аннан соң Чистайның татар-мөселман халкы өчен дини үзәк булганлыгын дәлилләп Мөхәммәдзакир Габделвәһаб улы Камалов тормышы, эшчәнлеге, аның данлыклы мәдрәсәсе турында сөйләде, Чистайның татар рухлы борынгы шәһәр булуын, аның «Татар бистәсе» дип аталган үзәген тасвирлады. Чистай районының Йолдыз поселогы мәчете имам-хатыйбы, мөхтәсибәтнең мәдәният бүлеген җитәкләүче Госман хәзрәт сөйләгәннәрне ишетеп, күңелемә салып куйганчыга кадәр мин гөнаһлы һәм надан бәндә булып яшәгәнмен икән бит!... Аңлы-зиһенле кеше Парижны күргәч ничек соклана, мин дә кайчандыр сабый зиһене белән шулайрак сокланган Чистай каласы турында еллар үткәч: «Нәрсәсе бар инде ул Чистайның?!» – дигән уйга килгән булганмын бит!
Бу уем Госман хәзрәт сөйләүләре, тасвирламалары йогынтысында: «Менә ичмаса – Чистай!» дигән соклану тулы фикер-хиссияткә әверелә барды.
Нәсимә Садыйк
Дәвамы бар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев