Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Өч ел элек «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаган шәкертләр Чистай районына сәфәр кылдылар (1нче өлеш)

...

Соңгы вакытта бик матур вакыйгалар, хисләр, кичерешләр эчендә яшәдем. Сөйләп тә, язып та бетерә торган түгел түлке! Анда күргәннәр, анда ишеткәннәр, анда күңел аша үткән уй-тәэсирләр! Ел буе язсам да, сөйләп-тасвирлап бетерә торган түгел!
...Өч ел элек «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаган 302нче төркем шәкертләре очрашу оештырды. Мәдрәсәнең бик күркәм, зур конференц-залында үткәрделәр алар очрашу тантанасын. Шул тантанада бергәләшеп бик күп нәрсәне искә алдылар. Мәдрәсә дипломнарын кулга алган тантаналы кичәдә сүз куешалар алар: өч ел үткәч очрашабыз, иншәәАЛЛАҺ, очрашу шатлыгын бәйрәм итәбез, дип. Чыннан да, бик зур, бик якты, ихласлык белән сугарылган бик матур бәйрәмгә әверелде бу очрашу.
...Мөгаллимнәр зал түрендәге озын өстәл артында аерымланып утырсалар да, тиздән алар һәм элеккеге шәкертләре арасында бернинди ара да калмады. Уртак хатирәләрне уен- көлке белән, сагынып, яратып искә алу якынайтты араларны. Очрашу тантанасын бик оста итеп, кайчакта уйга салырлык, кайчакта күңелле көлешерлек итеп Рафик хәзрәт Мохтаров алып барды. Әйткәнемчә, күңелгә кереп калган мизгелләре күп булды әлеге очрашуның. Шуларның берсе: залда утыручы элеккеге шәкертләргә шундый сорау бирелде: «Кемнәр «Мөхәммәдия» дә алган белгечлек буенча хезмәт куя бүген?!» Күз алдыгызга китерегез: зал тутырып утырган түбәтәйле ир-атлар, яулыклы апаларның барысы да бердәм булып кул күтәрделәр! Димәк, элеккеге шәкертләр тулысынча имам-хәзрәтләргә, абыстай-мөгаллимәләргә әверелгәннәр. Мәртәбәле мөгаллимнәр Айрат хәзрәт Яруллин, Әхмәд хәзрәт Сабиров, Камил хәзрәт Вәлиуллин һәм дә Гөлшат, Ландыш остазлар үз шәкертләренә биргән белемнәренең һич тә юкка чыкмыйча, Аллаһка хезмәт итү чарасына әверелгәнлеген күреп сөенгәннәрдер дип уйлыйм.
Өч ел элек «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаган, быел яңадан күрешеп, шул очрашуда күп хатирәләрне, бүгенге мәсьәлә-бурычларны, киләчәккә караш-планнарны уртак иткән 302нче төркем шәкертләре – бүгенге имам-хатыйблар, мөгаллимә-абыстайлар турында язуымны дәвам итәм. Менә шулай өлешләп, бүлекләргә бүлеп, озын итеп язармын дип торам, иншәәАЛЛАҺ! Чөнки мин аларның һәрберсенә сокландым! Һәрберсенә күптәнге танышымны күргәндәй сөендем! Бу төркем вәкилләре – бик тырышып дөньяви югары белем алган, аннан соң ул гыйлемен халкыбыз җанына иң якыны, иң кыйммәтлесе, иң затлысы булган дини уку йортларының берсендә – «Мөхәммәдия»дә алган белем белән баеткан, ныгыткан милләттәшләребез, халкыбызның асыл сыйфатларын үзләрендә чагылдыралар чөнки! Алар белем алырга атлыгып тора, алар тырыш, алар авырлыклардан курыкмый, алар яшәү хакыйкатенең асылын аңлый! Алар халкыбызга хас асыл сыйфатларны чагылдыручылар!
«Мөхәммәдия»дәге очрашуда аларга бирелгән сорауларны тагы бер кат исегезгә төшерим әле: «Кемнәр мәдрәсәдә алган белгечлек буенча эшли бүген?!» Җавабы: очрашуга килүчеләрнең барысы да бердәм булып кул күтәрде. Икенче сорау: «Кемнәр мәдрәсәне тәмамлагач хаҗ кылды?!». Шулай ук күпләр күтәрде кулларын. Өченче сорау: «Бүгенге көндә дә кемнәр дини белемен алуын дәвам итә?!» Җавабы: шулай ук барысының да бердәм булып күтәрелгән куллары. Кемнәрдер «Апанай» мәчетендә онлайн белем ала, кемнәрдер Айрат хәзрәт Яруллинның онлайн сабакларын тыңлый!
Элек-электән халкыбызга хас белемгә тартылу, тырыш­лык, яхшы мәгънәсендәге үҗәтлек ярылып ята бит бу милләттәш­ләребездә!
...Очрашу мәдрәсә конференц-залында узган өлешен­нән соң «Мөхәммәдия» мәдрә­сәсендә, әле быел гына ачылган Галимҗан Баруди музеенда дәвам итте.
...Әй бар инде безнең милләттә үз эшенә бирелгән, шул хакта сөйләүдән, шуның өчен эзләнүдән, шуның бәрабәренә хезмәт итүдән, шуның өчен дип яшәүдән тәм табучылар! Мәдрәсә горурлыгына әйләнеп баручы бу яңа музейны ачуга, аны экспонатлар белән тулыландыруга, алар турында сөйләүгә вакытын да, көчен дә җәлләмәүче, шулардан тәм-ямь табып эшләве сизелеп торган Разыя ханым Сәхипованы да бик бирелеп тыңладык барыбыз да!
1882 елда халкыбызның күренекле шәхесе Галимҗан Баруди тарафыннан ачылган бу мәдрәсәнең бар эшчәнлеген, Галимҗан Барудиның үз тормышын бәйнә-бәйнә күзалдына китерердәй эзлекле, мавыктыргыч, тулы булды Разыя ханымның сөйләүләре...
Әлеге очрашуда катнашучылар «Мөхәммәдия» мәдрәсә­сеннән соң җәяүләп «Апанай» мәчетенә юл тоттылар.
...Икенче көнне автобуска утырып Чистай якларына юлга чыккач, «Апанай»да күргәннәре турында хис-тәэсирләр тулы фикер алышулар булды. Шуларның хәтеремдә калганнарын гына язам:
– Әхмәт хәзрәт (сүз «Мөхәм­мәдия»дә «Сира» – Мөхәммәт пәйгамбәребез саллАЛЛАҺУ галәйһи вәссәләмнең тормыш юлы турындагы фән», «Гарәп каллиграфиясе», «Ис­ке имлә»дән белем бирүче мөгаллим Әхмәт хәзрәт Сабиров турында) иске Казан тарихын бигрәк шәп белә икән!
Әйе шул! Иске татар бистә­сендәге йортларның тарихын сөйләде бит...
– Шиһап Мәрҗани мәчете һәм йорты турында да...
– Нинди кешеләребез булган!
– Апанай мәчете үзе дә тулысынча музей кебек!
– Вәлиулла Якуп истәлеген саклыйлар, Аллаһка шөкер! Музее бар икән бит! Яшь килеш китеп тә, никадәр зур хезмәтләр күрсәтеп калдырган икән!
– «Апанай» мәчете ничек матур! Ишекләргә элеккеге мөгаллимнәрнең исемнәре язылуы ошады миңа...
– Алар исән... Эшләре онытылмаган... Күп нәрсә турында уйландыра... Нихәтле данлык­лы шәхесләр укыткан икән бу мәдрәсәдә!
– Ә китапханә ничек бай анда! Игътибар иттегезме?! Казанга икенче килүдә тагы керәм әле!
– Әхмәт хәзрәтне мөгаллим дип кенә белә идем, ул олы бер мәчет хуҗасы, үзләренең мәдрәсәләре дә бар икән әле. Сөбханаллаһ!
– Олы башын кече итеп, безгә экскурсовод булып, урам буйлап тарих сөйләп йөрүләре, «Апанай» мәчете белән таныштыруы өчен бик зур рәхмәт инде хәзрәтебезгә!
Аллаһ тәгалә исәнлеген бирсен! Безне бик зурлады!
... Менә шулай күңелләрен баетырлык тарихи мәгълүматлар ны күреп, ишетеп хозурландылар әлеге очрашуга килүчеләр. Очрашуның беренче көне яңа Камал театрында «Мөһаҗирләр» спектаклен карау белән төгәлләнде. Әлеге тамаша турында да, икенче көнне үзләрен Чистай якларына алып киткән олы, заманча автобуска кереп утыргач, озак кына фикер алышулар булды...
Әйдәгез хәзер 302нче төркем белән яхшылабрак танышабыз. 2019 елның җәендә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә укырга керәләр алар. Барысы 103 кеше (67се тәмамлый). Свердлау, Новосибирск, Самара, Ульян, Омск өлкәсе, Тольятти, Сургут, Пермь якларыннан. Иң күбесе Башкортстаннан һәм Татарстаннан. Иң өлкәненә – 73, иң яшенә 19. Араларында табиб­лар, укытучылар, икътисад, мәдәният хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы эшчәннәре.
Башкортостанның Илеш районы, Яркәй авылыннан килгән Фидания һәм Нәүфәл Әшрәповлар, Әлмәттән Сания һәм Әсхәт Гәрәевлар парлашып уку үрнәген дә күрсәтәләр.
Төркемнең старостасы Люция ханым Хатыйпова була. Аның активлыгын, четерекле мәсьәләләрне гел хәл итеп торуын, киң күңелле, ярдәмчел булуын төркемдәшләре еш кабатладылар. Староста исемен йөртмәсә дә, төркем тормышында беренче курстан ук актив катнашкан, төрле чаралар оештырган, төркем тормышы өчен һәрвакыт җан атып яшәгән Рафик Мохтаровны да дуслары гел мактап кына тордылар.
...Шунысы гел күренеп, сизелеп торды: бу очрашуга һәркем ихлас күңелдән шат иде!

Нәсимә Садыйк

Дәвамы бар
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев