Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Өч бертуган уртак һөнәр сайлаганнар

Бертуган Галиевлар Эчке эшләр министрлыгының оператив бүлекчәләрендә хезмәт итәләр

Бертуган Айдар, Айнур, Инсаф Галиевларны гаилә генә түгел, уртак һөнәр дә берләштерә. Өчесе дә Россия эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегенең оператив бүлекчәләрендә хезмәт итәләр.
Айдар Галиев алдына мәктәптән соң кая укырга барырга дигән сорау килеп басмый. Ул үзен законга һәм халыкка хезмәт итүгә багышларга теләвен төгәл белә. Казан юридик институтын тәмамлаганнан соң Казан шәһәренең Авиатөзелеш районы җинаятьләр эзләү бүлегенә җибәрелә, аннары Эчке эшләр министрлыгының Чистай бүлегенә җинаятьчеләр эзләү буенча оперуполномоченный итеп күчерелә. IT технологияләр кулланып кылынган мошенниклыкны, җинаятьләрне ачу белән шөгыльләнә. Аның һөнәри осталыгының ачык чагылышы итеп шәһәрдәге өлкән яшьтәге кешеләрне алдаучы җинаятьчел төркемне тоту мисалын китерергә мөмкин. Әлеге җинаятьчел төркем өлкәннәрне «туганыгыз бәлага төште, җинаять җаваплылыгына тартмасыннар өчен зур күләмдә акча кирәк» дип ялганлыйлар. Айдар кергән җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре төркеме Башкортстанда чегән милләтеннән булган ике бертуганны тоткарлаган. Нәтиҗәдә ике бертуган безнең шәһәрдә кылынган 6 җинаятьтә үзләренең катнашы барлыгын таныганнар. Ә Россия буенча алар кылган 120 дән артык җинаять ачыкланган.
Бүген полиция капитаны Айдар Галиев икътисади җинаятьләр белән эшләүче бүлекне җитәкли. Соңгы вакытта Чистайда аның катнашында шәһәрнең вазифаи затлары бюджет акчаларын урлау белән бәйле җитди җинаятьләр ачылды.
Өлкән абыйсының үрнәге, аның абруе полиция өлкән лейтенанты Айнур Галиевның да күпмедер дәрәҗәдә һөнәри юлын билгели. Ул эчке эшләр органнары хезмәткәре формасын 2016 елда армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң кия. Үзенең хезмәт юлын Айнур патруль-пост хезмәтендә башлый, бүген ул наркотиклар әйләнешен контрольлек итү бүлегенең оперуполномоченные булып хезмәт итә. Читтән торып Казан юридик институтында белем ала. Ул наркотиклар буенча шактый җинаятьләр ача. Гомумән алганда, наркотиклар темасы — полициядә иң авыр эшләрнең берсе. Соңгы вакытта яшьләр тиз генә күп итеп акча эшләргә теләп, социаль челтәрләрдә эш эзлиләр, алар «наркотик» маддәләр буенча җәза вакытының озак, 10 елдан да артык булуы хакында уйлап та карамыйлар. «Җиңел акчалар» үзенә тарта, наркотиклар өчен төрмәдә утырган вакыт эчендә нинди яхшы гамәлләр кылырга — карьера ясарга, гаилә корырга, балалар үстерергә, фатирга, машинага акча эшләргә мөмкин булуы аларның башына да килми.
Наркотик таратучыларны тотуы бик авыр билгеле, әмма полициянең өлкән лейтенанты, оперуполномоченный Айнур Галиев аларны берне генә тотмады инде. 2023 елда, оператив чаралар үткәргәндә, видео­язмаларның берсендә оперативниклар яшь парга — 23 яшьләрдәге егет һәм кызга игътибар итәләр. Аларның Чистайныкылар түгел, Казан кешеләре булуы ачыклана.
Ике атнадан соң, чираттагы ялында булган Айнур урман поло­са­сы буена урнашкан заправкага машинасына бензин салырга бара. Күзәтүчән оперативник урман буенда йөргән егет белән кыз­ны күреп ала, аларны теге видеоязмадагы егет белән кызга охшата. Шулар икәнен аңлап алган Айнур үзенең хезмәттәшләренә бу хакта хәбәр итә.
Оперативниклар кизүдә булсалар да, тиз килеп җитәләр. Аларны бик тиз тоткарлыйлар, бу алар өчен бер дә көтелмәгән хәл була. Тикшерү вакытында алардан 100 грамм мефедрон тартып алына.
16 эпизодлы эш судка җибә­релә. Бүгенге көндә әлеге төр­кем­нең барлык катнашучылары үз җәзаларын алдылар, иректән мәхрүм ителделәр.
Төпчек туганнары Инсаф җинаятьчеләрне эзләү бүле­гендә хезмәт итә. Ул эчке эшләр бүлегенә абыйлары тәкъдиме белән 2024 елның маенда эшкә килде һәм полициядә хезмәт итү буенча беренче мәгълүматларны үзләштерә генә әле. Ул һәрвакыт абыйлары Айдар белән Айнур­ның киңәшләренә колак сала. Инсаф эштә уңышның яртысы ышанычлы кешеләрдән торуын яхшы белә. Аның исә ике ышанычлы терәге — ике абыйсы бар. «Янәшәдә терәк булганда, күңелдә тынычлык, эшләргә дә җиңелрәк», — ди ул. «Хезмәткәрләрнең азында гына әлеге хезмәтнең авырлыклары турында ачыктан-ачык фикер алышырлык, тәҗрибә уртаклашырлык, киңәш
сорарлык якын кешеләре бар».
Өч бертуган офицер оператив бүлекчәләрдә хезмәт итәләр. Оператив хезмәткәрләр психологик тотнаклык, үз гамәлләренә ышаныч, анализлау сәләте, тәвәккәллек һәм билгеле инде, коллегалары белән хезмәттәшлек итә белү кебек сыйфатларга ия булырга тиеш. Бертуган Галиевларда бу сыйфатларның барысы да бар. Әлеге егетләрнең үз юлларын табуында, шәхес булып формалашуында, билгеле, гаиләнең роле зур. Аларның әниләре — педагог, әтиләре кешеләргә матурлык өләшә, чәчәкләр үстерә. Алар һәрвакыт үзләренең улларына ярдәм итәләр, киңәш бирәләр, аларга хезмәт сөючән, игелекле, ярдәмчел булу үрнәкләре күрсәтәләр. Эшләрендә җитди киеренкелек булуга карамастан, туганнар гаилә традицияләрен саклыйлар, бәйрәмнәрдә барысы да бергә әти-әни йортына җыелалар. Шуларның берсе — Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне. Бу көндә аларның һәрберсенә ныклы сәламәтлек, хезмәтләрендә уңышлар, тынычлык, гаилә иминлеге теләп җылы сүзләр яңгырый. Нәкъ менә шушы минутларда алар үзләрендә кәеф күтәренкелеге, ышаныч тоялар, киләчәктә дә кешеләр хакына намус белән лаеклы хезмәт итү өчен көч-куәт алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев