«Мин һәм Кызыл китап» республика конкурсында җиңү өчен 10 яшь чистайлы көрәшәчәк
Кызыл китаптагы үсемлекләр һәм хайваннар дөньясына эләгү өчен меңнәрчә километр юл үтәргә, джунгли яки Арктикага барырга кирәк түгел.
Биологик байлыклар буенча Дәүләт комитеты базасында Чистайда юкка чыга торган флора һәм фауна төрләре күргәзмәсе ачылды, биредә биполяр ябалакны, зур колаклы керпене, ак төнбоекны, кара ләкләкне күрергә мөмкин. Алар чын булмаса да, аның каравы балалар кулы белән эшләнгән. Әти-әниләр үз балаларына булышуларын яшермиләр,чөнки катнашучыларның яшь категориясе – 6 яшьтән башлап. Бу юлы жюри хөкеменә эшләрне мәктәпкәчә яшьтәге балалар, 1-11 сыйныф укучылары тәкъдим итте. Барлык балалар да конкурста катнашу тәкъдименә актив кушылдылар.
Лиана Сорокинага 6 яшь, ул 18нче балалар бакчасына йөри. Бер атна дәвамында кыз кул астындагы материаллардан төньяк киңлектәге ерткыч – ябалакның күчермәсен ясаган.
– Әлеге эшне «Папье-маше» техникасында башкардык. Кәгазь һәм табигый материал кулландык. Быел җиңүгә өметләнәбез, чөнки узган ел бары тик муниципаль этапны гына уза алдык, Лиана апасы белән бергә катнашкан иде. Бу юлы эшләнмәне ясауга бер атна вакыт китте, нәтиҗәдән бик канәгатьбез, – дип безнең белән уртаклаша конкурста катнашучының әнисе Анжелика Сорокина.
Конкурс ике номинациядә үткәрелә: ТР Кызыл китабына кертелгән үсемлекләр, гөмбәләр һәм мүк; хайваннар. Сайлап алу этабында берничә эшләнмә сайлап алына һәм республика турына җибәрелә. Комиссия әгъзалары эшләрне түбәндәге критерийлар буенча бәяләделәр: эшләрнең әлеге тематикага туры килүе, экологик грамоталылык, идеянең үзенчәлекле булуы һәм пөхтә башкарылуы.
– Әлбәттә, иң яхшы эшләрне сайлап алу җиңел түгел. Балалар булдырдылар! Барысын да бүләкләр идем! Кайберләренә әти-әниләре булышуы аңлашыла, әмма балалар кулы да сизелеп тора. Иң мөһиме, мондый конкурслар ярдәмендә балалар табигать белән танышалар һәм Кызыл китапның нәрсә икәнен, анда нинди хайваннар һәм үсемлекләр керүен күбрәк белә башлыйлар, – дип билгеләп үтте «Чиста болыннар» табигать тыюлыгы начальнигы Максим Улыбин.
Шуны да билгеләп үтәр гә кирәк, һәр эшләнмә үзен чәлекле башкарылган. Малайлар һәм кызлар остазлары җитәкчелегендә үз идеяләрен бизәкләүгә иҗади якын кил гәннәр, шул ук вакытта таби гатьне саклау темасын ти рәнтен өйрәнүләрен күрсәт теләр.
– Табигый материаллардан кызыклы, эчтәлекле, җанлы эшләр барлыкка килгән. Конкурсның республика этабына 10нан да артык булмаган эш җибәрергә кирәк. Быел җирле дәрәҗәдә 14 гомуми белем бирү учреждениесеннән 30дан артык бала катнашты, – ди Биологик байлыклар буенча Дәүләт комитетының беренче категорияле белгече Марина Шагаева.
Конкурс нәтиҗәләрен көтәргә озак калмады, җиңүчеләрнең исемнәре 16 ноябрьгә кадәр игълан ителәчәк.
Барлык катнашучыларның тырыш һәм актив булганнары өчен лаеклы бүләкләнүләрен телибез!
Тарихка күз салыйк
1948 елда әле генә оешкан Халыкара табигатьне саклау берлеге дөньяның күпчелек илләрендәге дәүләт, фәнни һәм җәмәгать оешмаларының тере табигатьне саклау буенча эшен берләштерә һәм җитәкли. Сирәк төрләрне саклауга карата гомуми принциплар, аларны классификацияләү системасын эшләргә, төп факторларны ачыкларга кирәк була. Эш башында хәтта «сирәк очрый торган төр» дигән төшенчә дә булмаган. Кызыл китапның беренче басмасы 1963 елда зур булмаган тираж белән басылып чыккан. Аның ике томына хайваннарның 211 төре һәм төрчеге, кошларның 312 төре һәм төрчеге турында мәгълүматлар кергән.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев