Марина Вакатованың бар гомере музыка белән бәйле
Җәмгыять

Марина Вакатованың бар гомере музыка белән бәйле

Ел башында без «Игелекле эшләр почтасы»н ачып җибәргән идек. Безнең укучыларыбыз төрле кызык­лы тарихлар, танышлары турында хикәяләр тәкъдим иттеләр. Татяна Шведчикова да шушы мөмкинлектән файдаланган — ул безне талантлы, мавыгучан кеше Марина Вакатова белән таныштырды.

Марина Федоровна — «Гвоздика» педагогик хезмәт ветераннары халык хоры хормейстеры. Ул иҗади коллектив белән 2017елдан бирле җитәкчелек итә, моңа хәтле 34 ел Чистай педагогия көллиятендә музыка һәм җыр дәресләре алып барды.

Маринага 6 яшь булганда аны музыка мәктәбенә яздыралар. Нәкъ менә шул аның җитди иҗат тормышына беренче адым була да инде. Сүз уңаеннан, Марина Вакатованың әтисе Федор Матвеевич Кузнецов безнең шәһәрдә абруйлы кеше иде, шәһәр башкарма комитеты рәисе, кондитер фабрикаы директоры булып эшләде, депутат булды.

— Минем әти-әнием яшьтән үк минем сәләтләремне күреп алдылар, музыкага мәхәббәт уятучыларым да алар булды. Музыкаль белемнәре булмауга карамастан, алар яхшы җырлыйлар иде, искиткеч сәләтле иделәр. Безнең бәйрәм кичәләребез дә үзенчәлекле үтте. Без апам белән фортепианода уйнадык, ә әтием белән әнием тыңлый һәм безгә кушылып җырлый иделәр, — дип искә ала әңгәмәдәшем.

Мәктәп елларында Марина Вакатова укудан буш вакытында сәхнәдән төшми, иҗатка тартыла. 5 сыйныфта укыганда мәктәп ансамбленә кушылып һәм үзе генә дә җырлый.
1979 елда ул Казан педагогия институтының музыка факультетын тәмамлый. Шул вакытта аның өчен мөһим ике вакыйга була: ул кияүгә чыга һәм юллама буенча педагогия көллиятенә эшкә урнаша.

— Мин музыка, җыр, музыка әдәбияты укыттым. Безнең барлык студентларыбыз да талантлы, акыллы, сәләтлеләр иде. Укучыларым белән мин горурланам. Күбесе үз һөнәрләре буенча белем бирү учреждениеләрендә музыка җитәкчеләре булып эшлиләр. Укучыларым белән мин бүгенге көнгә хәтле аралашам, бәйрәмнәрдә очрашабыз, — дип сөйли Марина Федоровна.

 

«Гвоздика» педагогия ветераннары халык хорын безнең героинябыз пенсиягә чыгарга ике ел калгач җитәкли башлый. Бүгенге көндә аның составында барлыгы 44 кеше исәпләнә.

— Безнең дәресләр һәм репетицияләр әдәби-мемориаль музейда үтә, ә без үзебез мәдәни-ял итү үзәгендә эшлибез. Гадәттә атнасына ике тапкыр: сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә очрашабыз, — дип билгеләп үтә Марина Вакатова. — Безнең составтагы һәр җырчы бик талантлы. Уртак иҗат һәркемгә зур канәгатьлек хисләре китерә. Хорга музыканы ихластан яратучы кешеләр килә. Ә иң мөһиме — алар кәеф күтәренкелеге алалар, биредә бар борчу-мәшәкатьләр дә онытыла. Без һәр җырга зур хөрмәт белән карыйбыз. Нигездә совет елларындагы җырларны башкарабыз.

«Гвоздика» хоры Исхак Мөхәммәтов җитәкчелегендәге шәһәр тынлы оркестры белән берлектә чыгыш ясый. Ул берничә тапкыр «Балкыш» республика фестивалендә лауреат дип табылды. Быел бик мөһим концертлар узды. Бу совет шагыйре Роберт Рождественский иҗатына багышланган кичә һәм романслар кичәсе иде. Истәлекле даталарга багышланган концертлар мәдәни-ял итү үзәге, Укытучылар йорты һәм Скарятин бакчасында үтә.

Тамашачылар арасында өлкәннәр генә түгел, яшьләр дә күп. Яшь егетләр һәм кызлар совет җырларын яратып, зур канәгатьлек хисләре белән тыңлыйлар. Бу безнең барыбызны да бик шатландыра. Марина Федоровнаның нәкъ менә совет җырының һәрвакыт рухландырып торучы, кешелеккә өмет бирүче, өмет-ышаныч тудыручы, әйләнә-тирәдәгеләрне мәхәббәт белән баетучы булуы турындагы фикере белән килешми мөмкин түгел. Әңгәмәдәшем миңа «Марш веселых ребят»ны мисал итеп китерде, андагы шигырьләрнең авторы Василий Лебедев-Кумач.

Сүз уңаеннан, Марина Вакатова Чис­тай турындагы җырның авторы да әле. Педагогия көллиятендә оештырылган ансамбль башкаруында ул җыр шәһәрнең 220 еллыгына багышланган бәйрәмдә стадионда яңгырады. Аны чистайлылар яратып кабул иттеләр. Анда туган ягыбызга, көннән-көн матурая баручы Чистаебызга, аның хезмәт сөючән, тырыш кешеләренә дан җырлана. Моңардан тыш, безнең әңгәмәдәшебезнең башка кызыклы, файдалы шөгыльләре дә бик күп. Ул күңелендә туган уй-хисләрен ак кзгазь битләренә төшерә — илһамланып шигырьләр яза, бәйләү эшләре белән дә шөгыльләнә. Аларның барысын да йөрәк, күңел җылысын кушып, якыннарын сөендерү өчен башкара.

Алда күргәнебезчә, ул иҗат эшен бик ярата, әмма аның тормышында иң мөһиме — яраткан гаиләсе.

— Тормыш иптәшем Владимир белән без 45 ел бер-беребезне хөрмәт итеп, аңлашып гомер итәбез. Бергәләп менә дигән балалар: ике ул һәм бер кыз үстердек. Алар барысы да тормышта үз юлларын таптылар, намус белән тырышып илгә-көнгә хезмәт итәләр, балалар үстерәләр. Хәзер безне алты оныгыбыз сөендереп, уңышлары белән илһамландырып, көч-куәт өстәп торалар. Алар безнең нәсел дәвамчыларыбыз, безнең киләчәгебез. Мин иң күп игътибарны якыннарыма бирергә тырышам. Безнең Кама елгасы буенда яраткан дачабыз бар. Без анда барыбыз да бергә эшлибез, шунда рәхәтләнеп ял да итәбез, — дип сөйли әңгәмәдәшем.

Сүз уңаеннан, аның тормыш иптәше шулай ук музыка ярата. Мәктәп елларында ул пионер лагерьларында баянчы булып эшләп алган, ә мәктәптә оркестрда уйнаган. Ул Казан авиация институтын тәмамлаган, автоүзәк директоры булып эшли. Иҗатны яратуы аңа да һәр эшендә ярдәм итә. Тормыш иптәше белән алар бергәләп концертларда булырга, спектакльләр карарга яраталар. Тормыштан ямь-тәм табып, тулы, тату булып гомер итәләр.

Балалары да иҗатны яраталар, музыка мәктәбендә белем алганнар, әмма аларның эшчәнлеге иҗат белән бәйле түгел. Олы улларының эше төзелеш өлкәсендә, хәзер ул Мәскәү каласында яши. Икенче уллары — биология фәннәре кандидаты, кызлары Казан шәһәрендә микробиолог булып эшли.

— Балаларыбыз музыка мәктәбенә һәрвакыт теләп йөрделәр дип әйтә алмыйм. Әмма мин аларга моның кирәк булуын әйтә килдем. Мин музыка призмасы аша бала дөньяга башкача карый, барлык булган нәрсәләрне тирәннән ача, дип саныйм, чөнки музыка — сүзсез дә аңлашыла торган бердәнбер сәнгать. Ул һәрвакыт пирамиданың өстендә булачак. Әгәр дә синең билгеле бер әсәрләр тыңлаганда, алар синең йөрәгеңә, күңелеңә, уй- хыялларыңа тәэсир итә икән, син бу дөньяга, табигатькә, кешеләргә битараф карый алмыйсың инде, — дип аңлата безнең героинябыз.

Ул үзенең оныкларында иҗатларының дәвамын, киләчәген күрә. Аларның өендә совет фильмнары, мультфильмнар, музыка белән бик күп дисклар һәм кассеталар бар. Оныклары кунакка килгәндә ул аларга үзенең видеоплеерын кабыза.

Марина Вакатова күңеленә Шаман буларак билгеле Ярослав Дроновның, Олег Газманов һәм «Любэ» рок-төркеменең иҗаты аеруча хуш килә.
Үзен хуплаучы, ярдәм итүче укытучылары турында да ул аеруча зур җылылык, ярату белән искә ала.

— Мин иҗат җимешләремне тиешле юнәлешкә керткән хөрмәтле укытучыларыма — Галина Петровна Просвиркинага, Галина Андреевна Добровага ихластан рәхмәт сүзләремне юллыйсым килә, — дип чын күңеленнән сөенеп, елмаеп сөйли Марина Федоровна. — Бүгенге көнгә кадәр музыка мәктәбендә үз эшләрен менә дигән итеп башкручы, көчле укытучылар эшли. Институттан академик җитәкче Маргарита Яковлевна Коварская белән бүгенгә хәтле җылы мөгамәләдә торабыз. Шулай ук мәктәптә, педагогия көллиятендә дә минем янәшәдә хөрмәткә лаек, мәрхәмәтле, ачык күңелле кешеләр булды. Мин күңелемдә аларның һәрберсе турында җылы хатирәләр йөртәм. Һәрберсе минем өчен якын, кадерле, рәхмәтем чиксез аларга. Безнең хорга шулай ук мәдәни-ял итү үзәге директоры Светлана Гринина, «Укытучылар йорты» әдәби-мемориль музей диреторы Татьяна Хаипова, мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы рәисе Валентина Лачугина, шәһәр ветераннар советы, шулар исәбеннән Татьяна Шведчикова, Флюра Мостафина нык ярдәм итә.

Аларның һәрберсенә исәнлек-саулык, кәеф күтәренкелеге, эшләрендә уңышлар, гаилә бәхете, чиксез шатлык-куанычлар телисе килә.

Марина Вакатова һәрвакытта бар нәрсәдән шатлык, рәхәтлек таба белә, ә иң мөһиме — аларны кешеләр белән бүлешүдән күңеленә рәхәтлек, ләззәт ала. Аның уйлавынча, һәр кеше өчен аның әйләнә-тирәсе, аның янәшәсендәге кешеләр зур роль уйный.

«Город юности моей»

Над широкой речкою, над Камою рекой
Городок раскинулся, тихий, небольшой.
Город детства давнего, юности моей,
Нет тебя дороже, нет тебя родней.

Припев
Чистый, белый снег — это Чистополь.
Зори нежные — это Чистополь,
Голубая даль — это Чистополь,
Колокольный звон — это Чистополь!

Сколько было пройдено трепетных дорог.
Но вдали от дома ты сердцем одинок.
Маленькая родина — соль земли большой,
Городок старинный с песенной душой.

В новый век вступая, можно пожелать
Городу любимому знаменитым стать.
Пусть красивым будет в золоте церквей
Город светлой юности и судьбы моей!

Припев
Тополиный пух — это Чистополь,
Яблоневый цвет — это Чистополь,
И судов гудки — это Чистополь,
Родниковый звон — это Чистополь!
 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев